Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәмле каникул

Азнакайның 9 нчы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары ,бүген өйләренә үзләре әзерләгән тәм-томнарын күтәреп кайтып, әти-әниләрен шаккатырдылар.“Клумба” балалар күңел ачу үзәгендә уен рәвешендә барга...

Азнакайның 9 нчы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары ,бүген өйләренә үзләре әзерләгән тәм-томнарын күтәреп кайтып, әти-әниләрен шаккатырдылар.

“Клумба” балалар күңел ачу үзәгендә уен рәвешендә барган “Осталык дәресе” алардан коеп куйган кулинарлар ясар дип балаларның  башына да килмәгәндер. Пешекчеләрдә генә була торган махсус баш киеме, алъяпкычларны киеп куйгач, алар үзләре дә остазларыннан ким булмаган.

-Башта сүз әзерләп куелган ингредиентлар турында барса,  аннан балалар  тагын нинди тәм-том әзерләп була дип фантазияләрен эшкә җикте. Безнең балаларның кулы эшкә ятып тора. Моңа кадәр дә “Мимино” кафе-ресторанына барып пиццалар пешергәнебез булды. Бу юлы да җиң сызганып эшли торгач, шоколадлы кексларыбыз искиткеч тәмле килеп чыкты!- ди 4 нчеләрнең  сыйныф җитәкчесе Гөлназ Фоат кызы Хәйдәрова.

Кулинария буенча осталык дәресе билгеле инде чәй өстәле янында тәмамланган. Өйдә әти-әниләр белән бергәләп эшләргә дип рецептлар да биреп җибәргәннәр. Үз кулың белән эшләгән  ризыкка җитәме соң инде!

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ