Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих укытучылары өчен бик тә файдалы конференция

Заман мәгариф системасы алдына балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Уку-укыту процессындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен дәүләт стандартлары төзелде. Яң...

Заман мәгариф системасы алдына балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Уку-укыту процессындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен дәүләт стандартлары төзелде. Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартына күчү «Безнең яңа мәктәп» илкүләм мәгариф проекты инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора.
Яңа стандарт уку процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. Стандартларның төп максаты– үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Шушы максаттан чыгып, «Мәгариф» журналы редакциясе Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында әлеге институт белән берлектә «Хәзерге заман шартларында мәктәптә Татарстан тарихын укыту» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрде. Аның эшендә зур кунаклар катнашты: Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Гыйбатдинов Марат Миңгали улы «Об использовании этнорегионального учебного материала в школе в современных условиях» дигән темага Татарстан тарихын укытуның бүгенге көндә мәктәпләрдәге үзенчәлекләре турында сөйләп китте. Региональ компонентны тарих программаларына кертү, аны укыту проблемаларына тукталды.
                               
Икенче мөхтәрәм кунак – Хуҗин Фаяз Шәриф улы, Татарстан Фәннәр академиясенең археология институты баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы «Укучыларга татар халкының урта гасыр чорына кагылышлы тарихы турында белем бирү юллары» белән таныштырды. Укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларны  белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгару  турында сөйләде. Яңартылган стандартлар буенча укучылар алган белемнәрен  тормышта куллана белергә тиеш. Бу исә тарих укытучылары алдына белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә туры килгән дәресләр оештыру бурычын куя.
Конференциянең хөрмәткә лаек тагын бер кунагы – Таишева Сөмбел Нурислам кызы «Мәгариф» журналының баш мөхаррире, «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры урынбасары, социология фәннәре кандидаты.
Чарада чыгыш ясау өчен төрле районнардан тарих укытучылары килгән иде. Без, чарада катнашучылар, Мамадыш, Аксубай, Балык Бистәсе, Буа, Казан, Кайбыч, Арчадан килгән коллегаларыбыз белән аралашу бәхетенә ирештек. Укытучыларның төрле темаларга кагылышлы докладларын тыңладык: тарих дәресләрендә толерант аң формалаштыру, мәктәп музееның фән укытуда ярдәме, укучыларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү, тарих фәне белән бәйләп проект эшләү һәм башка темаларга чыгышлар булды.
Конференциядә «Иң яхшы тарих укытучысы» бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Мактаулы исемгә Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы Хәйруллин Ринат Миңлегаян улы лаек булды. Ул диплом һәм велосипед белән бүләкләнде.
Конференция укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү, алдынгы педагогик тәҗрибәләр белән танышу һәм тарату, укытучы һөнәренең абруен күтәрү максатларын күздә тотып оештырылган иде. Тирән эчтәлекле, дәрестә куллану өчен без, тарих укытучылары, бик күп яңалыклар алып кайттык. Оештыручыларга, безнең эшләргә югары бәя куеп, конференциягә чакырганнары өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Лилия ФАЗУЛЛИНА, Арча районындагы Социалистик Хезмәт Герое С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең тарих укытучысы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ