Татар егете нинди булырга тиеш?

Бу сорауга җавап эзләгәндә, Югары Сон авылы егете Рәдил кебек булырга тиеш, дигән җавап колагыма ишетелгән кебек булды. Әйе шул, нәкъ үзе…

2002 елның 8 мартында Гариповлар гаиләсенә нигез салына. Яшь гаиләнең нигезен ныгытып, 2004 елны үзенең зәмһәрир суыклары һәм бураннары белән аерылып торган февраль аеның 16 сы көнне, тормышларына ямь өстенә ямь өстәп, Рәдил Радик улы дөньяга аваз сала. Малай, күкрәк тутырып авыл һавасын сулап, сәламәт, шук, шаян, тапкыр булып үсә. Әле аның өстенә әти-әнисе янында еш бөтерелгән малай хезмәткә дә өйрәнә. Ягъни кечкенәдән «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» мәкале мәгънәсе төшенчәсенә тиз төшенә ул. Ул вакытларда кәрәзле телефоннарның акрынлап кеше тормышына кереп барган чоры. Рәдил тәрбиячеләре кулында шундый телефон күреп кызыга. Ә аның өчен акча кирәк. Әтиләренең үзләренең дә телефоннары юк чак. Ничектер, гаиләдә каз асрау турында сөйләшүне ишетә ул. Бөтен батырлыгын җыеп, үзенә каз алып бирүләрен сорый. Өлкәннәр, эшнең нидә икәнен сизеп, 2009 елның маенда 5 яшьлек малайга 57 баш каз алып кайталар. Рәдил казларны җәйге эссе челләдә дә, көзге яңгырлы суык көннәрдә дә саклый, ашата, эчертә. Әти-әнисе улларының тырышлыгын күреп, казларны урнаштырганнан соң, Рәдилгә кесә телефоны алып бирәләр. Малайның шатлыгы эченә сыймый. Шулай булмый ни, үз хезмәт җимеше бит. Каз асрауның серләренә төшенгәннән соң, 100, 130 баш каз бәбкәсе алып үстергән еллары да була. Авылда иң беренчеләрдән булып «Иң күп каз асраучы» исеменә дә лаек була ул.

Кечкенә Рәдил мәктәпкә укырга керә. Мәктәптәге кичәләр, спорт уеннары да аннан башка үтми. Мәктәпне егет яхшы билгеләренә тәмамлап, 2019 елда Түбән Камадагы Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенә укырга керә. Аның булган егет икәнлеген бик тиз сизеп алалар. Ул көллиятнең барлык чараларында да актив катнаша башлый. Волонтёрлык эшен дә үз итә. Ә менә төрле олимпиадаларда югары урыннар алуы көллияткә генә түгел, гаиләгә дә шатлык китерә.

Шәһәр, республика, регионнарда узган ярышларга катнашырга өлгерә егет. Ике ел рәттән «Түбән Кама батыры» конкурсында җиңүче титулына ия була. Җиңүнең 75 еллыгына, бабасы Гаян Мостафин хакында сөйләгән чыгышын «Звезда» федераль телевизион каналыннан еш кабатлап күрсәтәләр. Татарстанда  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган бәйгедә Г.Тукайның «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырен алты телдә сөйләп, Гран-прига ия булды ул. Бу – үзенә күрә зур мәртәбә! Омск өлкәсенең Тара шәһәрендәге татар-милли мәдәни үзәге оештырган «Муса Җәлил укулары»нда да I дәрәҗә дипломга ия булды.

Соңгы вакытта, уку арасында, пешекче һөнәренең серләренә төшенә башлады егет. Бүгенге көндә дәресләрдән буш вакытларында «Суши хаус» кафесында өлкән аш-су остасы вазифасын башкара. Бәйрәм ялларында авылга кайтып, яшьтәшләре, иптәшләре белән бергәләшеп, авылдашларына үзләренең шигырьләрен, мәзәкләрен сөйләп чыгыш та ясарга өлгерәләр алар. Гомумән, «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль Рәдилгә бик тә туры килә. Һөнәрләрне белү генә түгел, егет кеше өчен аны куллану да –үзе бер дәрәҗә!

Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА
Мамадыш шәһәре
 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.