Татарда Шәриф Камал дәвамчылары бармы?

«Үз чорының тормыш чынбарлыгын әсәрләрендә үтә төгәл һәм объектив яктырткан татар әдибе кем?» – дип сорасалар, бер дә икеләнмичә, күпләр Шәриф Камал исемен атар иде. Моны дәлилләү өчен аның татар әдәбиятының алтын фондына кергән «Матур туганда» романын, «Акчарлаклар» повестен, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясен, «Уяну» хикәясен генә дә искә төшерү җитәдер. Татар әдәбияты классикасының иң күренекле әдипләренең берсе. Татар әдипләреннән иң беренче булып Ленин »премиясе белән бүләкләнгән каләм остасы. Замана җилләре ничек кенә үзгәрмәсен, Шәриф Камалның халыкчан иҗаты әле бүген дә татарга тугры хезмәт итә. Аның иҗатын яшь буынга тулырак җиткерү ниятеннән Казандагы Татар китабы йорты узган ел 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге каләм ияләре арасында Шәриф Камал исемендәге әдәби премия бирүне гамәлгә керткән иде. Анда яшь язучылар «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча үз иҗат эшләрен тәкъдим итә ала. Узган елгысында «чәчмә әсәр» номинациясендә 18 автор үз эшләрен тәкъдим итсә, «тәрҗемә» номинациясендә 23 яшь иҗатчы катнашкан. Соңгысында Шәриф Камал әсәрләрен чит телләрдә укучыларга таныту максат итеп куела. Узган ел классик әдипнең «Буранда» хикәясен биш телдә тәрҗемә итү каралган булса, быел исә аның 1952 елдагы җыентыгына гына кертелгән «Сукбай» хикәясен инглиз, немец һәм төрек телләренә тәрҗемә итү максаты куела.

Шәриф Камал исемендәге II республикакүләм әдәби конкурска эшләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. Экспертлар тупланган әсәрләрне һәм тәрҗемәләрне сайлап алып, яшь авторлар белән остаханәләр, вебинарлар уздырачак. Декабрь ае дәвамында Татар китабы йорты  Менделеевск үзәк китапханәсе белән берлектә (үз заманында Шәриф Камал Бондюг бистәсе китапханәсендә эшләп алган була) Шәриф Камал премиясенең әдәби лабораториясен дә үткәрергә исәпләп тора.

Конкурс нәтиҗәләре киләсе елның февралендә – Шәриф Камал туган айда игълан ителәчәк. Һәр номинация буенча премия лауреатлары 50 шәр мең сум күләмендә акчалата премиягә ия булачак. Алар шулай ук Шәриф Камалның мемориаль фатирында әдип үзе утырып иҗат иткән өстәл арасында Дәрдемәнд аңа үзе бүләк иткән каләм белән автографын язып, фотога төшү хокукына да ия булачак.

Татар китабы йорты якын көннәрдә 2020 елда әлеге конкурста уңай бәя алган авторларның иҗат эшләрен туплап, альманах итеп чыгарачак.

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә бәян ителде.

                               Таһир САБИРҖАНОВ
«Татар-информ» фотосы

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.