Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан галимнәре Башкортстан татарлары хакында

80 еллык тарихы булган Г.Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре елның-елында илебезнең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребезнең рухи мирасын өйрәнү максатыннан...

80 еллык тарихы булган Г.Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре елның-елында илебезнең төрле төбәкләрендә гомер кичерүче милләттәшләребезнең рухи мирасын өйрәнү максатыннан уннан артык комплекслы экспедицияләр оештыра. Әлеге эзләнү-табышларга нигезләнеп, ел саен 40 – 45 китап бастырып чыгаралар.
Халык тарихы – халык күңелендә, дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Республикабыз төбәкләрен өйрәнүдән тыш, Казахстан, Үзбәкстанда да татар эзләрен. татар ядкарьләрен барлауга да үтә җитди карый алар. Ә шулай да иң колачлы эзләнү-тикшеренүләренең ут күршебез булган Башкортстанда яшәүче татарларның рухи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, барлауга һәм аны халыкка кайтаруга юнәлтелгән булуы гаҗәп тә түгел. Әйтик, соңгы тулыр-тулмас бер ел эчендә генә дә әлеге институт галимнәре тарафыннан язылган шундый 15 китап дөнья күргән. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә бер төркем галим-спикерлар журналистларны әлеге китаплар белән таныштырдылар. Алар арасында институт галиме Венер Усмановның аеруча нәтиҗәле һәм актив эшләвен әйтү кирәк: әлеге матбугат конференциясендә аның үзенең генә алты китабы тәкъдим ителде. Алар арасында Башкортстанның Эстәрлебаш районындагы 21 авылындагы, Эстәрлебаш авылының үзендәге, Уфа каласының «Гофран» мәчетенә караган мөселман зиратындагы, Федоровка районындагы, Бүздәк районы Шланлыкүл авылы зиратындагы татар эпиграфик һәйкәлләренә – ташъязма истәлекләргә багышланганнары да бар. Татар драматургы Ризван Хәмиднең бертуган абыйсы Риф Мәхәммәтҗанов бар – гомерен Башкортстанда татар фольклорын фәнни нигездә җыюга һәм өйрәнүгә нигез салып, өч дистә елга якын Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасында укыткан галим. Бу нисбәттән, аның «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты» дигән китабы бигрәк тә кыйммәтле. Бу китабында ул бу төөбәк татарларының календарь һәм туй поэзиясенең жанрлары буенча өр-яңа бүленешен тәкъдим иткән, шул ук вакытта, Башкортстанда яшәүче татарларның тел, мәдәният һәм фольклор ягыннан гомумтатар халкының аерылгысыз өлешен тәшкил итүен ассызыклаган.
Тел галиме, филология фәннәре докторы Радик Сибәгатовның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Башкортстан татарлары. Тел, тарих. мәдәният мәсьәләләре» дигән фәнни-публицистик хезмәте исә Башкортстан татарларының этник тарихы, тел статусы һәм милли-мәдәни үсеше проблемаларын тикшерүгә багышлануы белән укучыга кызыклы.
                  Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ