Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан географлары мөһим мәсьәләләр тикшерде

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясенең бүген булып узган  утырышы көн  тәртибенә элеккеләреннән шактый азрак – нибары дүрт мәсьәлә...

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясенең бүген булып узган  утырышы көн  тәртибенә элеккеләреннән шактый азрак – нибары дүрт мәсьәлә генә куелган иде. Әмма алар үтә дә мөһим һәм җитди мәсьәләләр иде. Әйтик, географик белем бирү комиссиясе Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә республикабыздагы елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын тикшереп, аны яхшырту юлларын ачыклауны күздә тоткан проектны тормышка ашыруга алынган. Эшне Казансу елгасы һәм аның униике кушылдыгы суларын анализлаганнар. Бу эшкә КФУның Дмитрий Кочетков җитәкчелегендәге яшьләр клубы энтузиастлары башлап йөри. Алар «Казансуның чиста су агымы», «Инешләр», «Казансу кушылдыгы – Коры елгага чиста яр буйлары» дигән юнәлешләр буенча шактый гына нәтиҗәле чаралар да күрергә өлгергәннәр.

Икенче көн тәртибе буенча Чаллы дәүләт педагогика университетының география, биология һәм аларны укыту методикасы кафедрасы мөдире Миләүшә Әхмәтова әлеге уку йортында географик белем бирүнең торышы һәм аны камилләштерү юнәлешендәге башкарган эшчәнлекләре белән таныштырды. Мәгълүм булганча, Чаллыдагы бу уку йорты – Россиядә география мөгаллимнәре әзерләүне саклап кала алган 33 вузның берсе. Тик аларда да бу өлкәдә шактый кыенлыклар очрап тора икән. Күпләр хәтерлидер: әйтик, совет заманында педагогик уку йортында студентлар берьюлы география һәм биология укытучысы белгечлекләренә ия булып чыга иде. Хәзер исә бу вузда биология төркеменә студентлар туплау шактый кыен. Чөнки биологиядән БДИ тапшырган укучылар күп очракта медицина юнәлешендәге вузларны сайлый. Аннан килеп, бу вузның география бүлегенә керүчеләрнең рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ бирүләре кирәк икән. Шуңа күрә дә университет җитәкчелеге география һәм чит телләр укытучысын бергә әзерләү төркеме җыярга булган. Ә инде вузда инглиз телен тирәнтен өйрәнгән студент вузны төгәлләгәч, мәктәпкә география укытучысы булып эшләргә бармый да бармый инде. География, биология+география, биология, биология+ТИН укытучысы юнәлешендә педагогик кадрлар әзерләү хәзер бары читтән торып уку бүлегендә генә алып барыла.

Өченче көн тәртибе буенча география һәм экология белеме бирү комиссиясе тырышлыгы белән республикабыз мәктәпләрендә үткәрелгән экологик-географик конференцияләр, яшь натуралистлар өчен игълан ителгән конкурслар хакында информация тыңланылды. Шунысын гына әйтик: быелның февраль-март айларында гына республикакүләм шундый сигез экологик конференция уздырылган.
Утырыш ахырында Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан бар гомерләрен яшь буынга география буенча белем бирүгә багышлаган дистәгә якын укытучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Таһир САБИРҖАНОВ
Рөстәм ФӘРХУЛЛИН фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ