Кадерле хезмәттәшләр!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Җаваплы һәм намус белән башкарган эшегез сезгә шатлык-куанычлар гына алып килсен!
Сезнең журналист рухыгыз һәрвакыт биеклектә калсын, ә сайлаган һөнәрегезгә мәхәббәт гомер буе сүнмәсен дип телибез. Талант, үҗәтлек һәм уңыш беркайчан да сезне иҗади юлда ташламасын.
Һәм иң мөһиме, сезгә үз-үзегезгә ышаныч һәм яңа казанышлар телибез!