Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мөгаллимнәре Яңа елны нинди уй-теләкләр белән каршылый?

Бар җиһан мәш килә, чөнки 2018 елның да соңгы көннәрен саныйбыз. Кая карама – Яңа ел рухы! Башкалабыз Казанны гына карагыз сез! Бу көннәрдә кичләрен бигрәк тә Бауман урамы, Камал театры тирәсе, «Казан...

Бар җиһан мәш килә, чөнки 2018 елның да соңгы көннәрен саныйбыз. Кая карама – Яңа ел рухы! Башкалабыз Казанны гына карагыз сез! Бу көннәрдә кичләрен бигрәк тә Бауман урамы, Камал театры тирәсе, «Казан» гаилә үзәге гомер булмагандай әкияти могҗизалар илен хәтерләтә. Шулай булмыйча!? Казанда Яңа елга әзерлек барышында 106 миллион сум акча гына тотылган бит! Әйтик, Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалабызның Бауман урамын бизәү өчен генә дә 60 километр озынлыктагы электр үткәргечләре белән тоташтырылган 102 мең лампочка гына кулланылган. Без үсмер чакта демонстрацияле булганга Октябрь бәйрәмен һәм 1 Майны иң мәртәбәле бәйрәмнәрдән санап йөри идек. Моннан 25 еллап элек 30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә көнозын урамнар тутырып, телевидение аша иртәдән төнге унга кадәр бәйрәм тамашаларыннан туры эфирда тапшырулар алып барыла иде. Хәзер ул бәйрәмнәр дә күпкә тоныкланды. Чөнки хәзер бездә төп бәйрәм – Яңа ел икән бит! Бүген әнә кичке сәгать биштә мәркәзебезнең «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда шәһәрнең төп Чыршы бәйрәмен ачачаклар. Бәйрәмгә рәхим итегез – бик тә күңелле булачак, ди.
Бәйрәм бәйрәм урыныда. Ә менә республикабыз мөгаллимнәре Яңа 2019 елны нинди уй-теләкләр белән каршылый? Хәзер, әйдә, аларның үзләренә сүз бирик.
Гүзәл Илдар кызы СӨБХАНОВА, Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Яңа ел – минем дә иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмем. Яңа ел якынлашканда, мине гаҗәеп серле хисләр биләп ала, әйтерсең лә, тылсымлы һәм бик тә күңелле могҗизалар булачак. Тирә-якта бәйрәм атмосферасы, күпләр үз фатиры түренә матур чыршысын куя, тәм-томнар сатып ала, Яңа ел бүләкләрен әзерли. Ә балаларыбыз өчен Яңа ел – ул әкият дөньясы. Яңа 2019 елны каршылау һәркайсыбыз өчен дә онытылмаслык булып истә калсын иде.
Илгизәр Тимергали улы ГАЙСИН, КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы:
– Узып баручы 2018 ел безнең кафедра укытучылары өчен дә бик тә үзенчәлекле һәм уңай ел булды. Үзебезнең алга куйган максатларны укытучыларыбыз белән яхшы гына үтәп чыктык дип уйлыйм. Республика мәктәпләрендә эшләүче география, экология укытучылар өчен төрле фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, очрашулар үткәрдек. Безне иң сөендергәне шул: хәзерге вакытта география укытучысы булырга теләгән студентлар саны да елдан-ел артуга бара, һәм безгә укырга тирән белемле, тәртпле яшьләр килә. Университетны тәмамлаган яшь белгечләр бик теләп география фәне буенча магистратурага укырга керә, күбесе турыдан-туры мәктәпләргә география укытучысы булып эшкә бара.
Әле биш кенә көн элек – 22 декабрьдә – үзебезнең гаиләдә Ренат улым белән киленебез Аленаның Алина исемле кызлары туды. Яңа елга моннан да зуррак бүләкнең булуы мөмкинме соң?! Хәзер безнең дүрт оныгыбыз булды.
Мин бөтен кешеләргә дә киләсе Яңа елда сәламәтлек, гаилә бәхете, тигез тормыш, бәхет телим, Яңа ел барлык кешеләргә дә гел шатлык-куанычлар гына алып килсен иде!
Гөлнур Фоат кызы ЗАКИРОВА, Казандагы 125нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Яңа ел бәйрәме – балалар да, өлкәннәр дә көтеп ала торган гаҗәеп бәйрәм инде ул. Һәрберебез бу бәйрәмнән ниндидер тылсым, могҗиза көтә. Узып баручы елдагы борчу-мәшәкатьләр артта калыр, киләсе елда бары тик бәхет-шатлыклар, күңелле хәбәрләр генә көтеп торыр дип өметләнәбез, күңелебез белән шуңа ышанабыз. Мәктәпкәчә яки мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр өчен бу бәйрәм аеруча күңелле мәшәкатьләр белән бәйле, чөнки балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре гөрли.
Мәктәпләрдә бу көннәрдә аеруча ыгы-зыгылы вакыт. Беренчедән, икенче чирекне төгәлләдек, ел ахыры якынлаша; икенчедән, Яңа ел кичәләренә костюмнар, чыгышлар әзерләү, бетмәс-төкәнмәс репетицияләр; өченчедән, кабинетларны, коридорларны, залны бизәү мәшәкатьләре...
Бу уку елында без гимназиябезнең 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Яңа ел алдыннан әлеге күркәм датага багышланган күп кенә чараларга йомгак ясалды. Һәр сыйныф, гимназиябезгә багышлап, видеокотлау төшерде. V сыйныфлар арасында иң яхшы Яңа ел әкиятенә конкурс, VI – VII сыйныфлар арасында бию марафоны, VIII – IX сыйныф укучылары арасында гимназия гимнына конкурс уздырылды. Һәр номинациядә иң-иң яхшылар билгеләнеп, җиңүчеләр лаеклы бүләкләрен алды.
Киләсе 2019 ел иҗади уңышларга бай булсын, теләгән барлык теләкләр дә кабул булсын иде дигән өмет белән Яңа елга аяк атлыйбыз. Котлы булсын Яңа ел!
Сәвия Ягдүт кызы ГАЙНЕТДИНОВА, Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Безнең мәктәп коллективы өчен дә үтеп баручы ел шактый уңышлы  булды. IX сыйныф укучыларының барысы да, имтиханнарны уңышлы биреп, X сыйныфта укуларын дәвам иттерә. I сыйныфка 6 бала керде. Мәктәбебездә балалар саны арта. Анысы да бик мөһим. Иң сөендергәне: балалар да, укытучылар да сау-сәламәт. Минем үземдә быел IV сыйныф. Алда  аларны да зур тикшерү эшләре көтә. Аларга уңышлар гына телим.
Гаиләмдә дә зур яңалыклар булды. Күптән көткән оныгым Салават туды. Үзем түгәрәк датамны билгеләп үттем.
Яңа ел һәркемнең күңелендә өмет хисләре уята. Яңа елда барчабызның да – укучыларның да, укытучыларның да бәхетле булуларын, уй-хыяллары тормышка ашуын телим. Республикабыз халкын, Әтнә районы укытучыларын, «Мәгариф» журналы укучыларын Яңа ел белән котлыйм.
Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, тормышыгыз күңелле, куанычлы вакыйгаларга бай булсын! Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-казалар читләтеп үтсен. Бәхетле мизгелләр, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел! Гаилә учагыгыз гел балкып торсын! Төкле аякларың белән Яңа ел!
Гөлүсә ӘХӘТОВА, Казандагы 171 нче урта мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары:
– 2018 ел узып барганда һәркем Яңа елның нинди булачагы хакында уйланадыр. Күпләр киләсе елдан бәхет, шатлык, уңыш көтсә, без, татар теле укытучылары, тотрыклы эш урыны турында уйланырга мәҗбүрбез. Дөрестән дә, туган телебезнең бүгенгесе безне нык борчый. Татар телен саклап калу өчен без нишли алабыз соң? Моның өчен мәктәп укытучылары бөтенесен эшли: ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, дәресләрен кызыграк, яңа алымнар кулланып үткәрә, бәйрәмнәрдә, төрле чараларда катнашырга әзерли, музей-театрларга сәяхәткә алып йөри һ.б. Без укучыларда телне өйрәнергә теләкне үстерү өстендә көн дә эшлибез. Чөнки халыкның тормыш тәҗрибәсен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклап калу шушы тел аша булырга тиеш дип уйлыйбыз. Укучыларны милли җанлы итеп тәрбияләү, үстерү нәкъ менә безнең җилкәдә. Баланы үстергәндә төп корал аның туган теле булсын иде.   
Ләйсән Галиәхмәт кызы МӨЛИХОВА, Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
– Яңа ел – барыннан да бигрәк, гаилә бәйрәме ул. Яңа елга барыбыз да бергә җыелырга тырышабыз. Табын әзерлибез, мунча ягабыз.
Туганнар, балалар кайтканчы, матур итеп бизәлгән чыршы төбенә Кар бабай, Кар кызы исеменнән бүләкләр әзерләп куябыз.
Сәгать төнге 12не суккач, шулай гадәтләнгән: һәрберебез теләкләрен әйтә, аннары барыбыз да бергәләп дога кылабыз.
Яңа ел белән сезне, татарстанлылар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ