Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда -10 градуска кадәр суытачак

Татарстан Гидрометеорология үзәге бүген кич һәм иртәгә, 23 ноябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һава торышының начарлануы турында хәбәр итте.Бүген Казанда һәм республика буенча бераз кар явачак....

Татарстан Гидрометеорология үзәге бүген кич һәм иртәгә, 23 ноябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һава торышының начарлануы турында хәбәр итте.
Бүген Казанда һәм республика буенча бераз кар явачак. Урыны белән буран булырга мөмкин, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарая. Шулай ук көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан җил секундына 15-20 метр көчәя ала, дип фаразлыйлар.
Сишәмбе көндез урыны белән бераз кар явачак. Урыны белән аязучан болытлы һава көтелә. Һава шартларының үзгәрүе циклонның көнчыгышка китүе белән бәйле булачак, дип билгели синоптиклар.
Шул ук вакытта республикада температура төшәчәк. Төнлә 5-10 градуска кадәр суык булачак. Көндез һава температурасы -3, -8 градуска кадәр күтәреләчәк.
Метеорологларның мәгълүматларына караганда, киләсе көннәрдә Татарстанга суык киләчәк, аннан соң җылытырга мөмкин. 
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ