Бәйрәм сыйныфларында ата-аналарны җәлеп итеп «Соңгы кыңгырау» бәйрәм чарасы Татарстан мәктәпләрендә күбесенчә 22 – 23 майда узачак.
23 июньнән дә иртәрәк булмаганда, чыгарылыш кичәләрен куркынычсызлыкны тәэмин итү (шул исәптән янгынга каршы) чараларын үтәп уздырырга тәкъдим ителә. Күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре 23 – 24 июньдә узачак.
Укытучы һәм остаз елында мәктәпләрдә чыгарылыш кампаниясе 20 майда узачак онлайн-эфирдан башланачак. Аңа Россия Федерациясенең барлык мәктәпләре дә кушыла алачак. Моннан тыш, Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә «Җиңү марафоны: рәхмәт, укытучы!» дигән масштаблы акциягә старт биреләчәк. Ай дәвамында укучылар һәм ата-аналар мәктәп еллары турында, үз укытучылары һәм остазлары турында постлар һәм видеороликлар бастыра алачак.
Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан