Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Яшьләр парламенты төзеләчәк

ТР Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты төзеләчәк. Аның эшчәнлеге нигезендә 15 еллык үсеш тәҗрибәсе алган ТР Дәүләт Советы каршында эшләп килгән Иҗтимагый яшьләр палатасы торачак. Бүген шул уңайда...

ТР Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты төзеләчәк. Аның эшчәнлеге нигезендә 15 еллык үсеш тәҗрибәсе алган ТР Дәүләт Советы каршында эшләп килгән Иҗтимагый яшьләр палатасы торачак. Бүген шул уңайдан махсус оештырылган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Иҗтимагый яшьләр палатасы тарафыннан Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче белгечләргә ярдәм күрсәтү, республикада студентларның хезмәт отрядлары эшен җәелдерү, авыл яшьләренә булышу һәм яшь гражданнарны хокукый яктан белемле итүгә йөз тоткан республика программалары һәм концепцияләре төзелгән. Алар регион Хөкүмәте тарафыннан хуплау алган.
– Бүгенге көндә җәмәгатьчелек яңарыш, гаделлек, дәвамчанлык күрергә тели. Яшьләр сәясәтен парламентарийлар аша үстерү мөһим. Бу бит үзенә күрә республика өчен кадрлар әзерләүгә барып тоташа, – диде үз чыгышында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Яшьләр парламентына 100 кеше сайланачак. Биредә районнар һәм яшьләр оешмасы вәкилләреннән тыш, үз-үзен тәкъдим итүчеләр дә катнаша ала. Моның өчен сәясәт белән кызыксынучы, үзенең, гомумән, республика яшьләренең киләчәге өчен җан атучы 18-30 яшьлек активистларга агымдагы елның 15 августына кадәр molparlament.tatar сайтында теркәлергә кирәк. Сайлап алу эшенең икенче һәм өченче этаплары бер үк вакытка билгеләнгән. 22 август- 6 сентябрь аралыгында яшь кандидатлар үз сайлаучылары белән очрашачак, һәм шулар нәтиҗәсендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша тавыш бирү оештырылачак. Нәтиҗәләр сентябрь азагына булыр дип көтелә.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ