Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең «Мәгариф» журналының 110 еллык юбилее уңаеннан котлавы

Республикабызның бай мираслы, абруйлы басмаларының берсе булган «Мәгариф» журналы чыга башлауга 110 ел тулу уңаеннан редакция хезмәткәрләрен, журналның барлык авторларын чын күңелемнән котлыйм!Гасырда...

Республикабызның бай мираслы, абруйлы басмаларының берсе булган «Мәгариф» журналы чыга башлауга 110 ел тулу уңаеннан редакция хезмәткәрләрен, журналның барлык авторларын чын күңелемнән котлыйм!
Гасырдан артык тарихы булган «Мәгариф» журналы татар милли матбугат дөньясында, hичшиксез, әһәмиятле урынны алып тора. Төрле елларда «Башлангыч мәктәп», «Совет мәктәбе», «Мәгариф» исеме белән нәшер ителгән журнал hәрдаим милли   мирасыбызны, туган телебезне, рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклау юнәлешендә эшли, яңа буынга белем-тәрбия бирүче педагог-остазларыбызның эшен яктырта, аларга тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак хезмәт итә.
Талантлы коллективыгыз киләчәктә дә милли мәгарифне үстерү кебек изге эшкә тугрылыклы булып калыр дип ышанам. Сезгә яңа идеяләр, кызыклы проектлар hәм иҗади уңышлар телим.
 

                                                                         Айдар СӘЛИМГӘРӘЕВ,


«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ