Логотип Магариф уку
Цитата:

Театр сезоны җитә, тратата-тратата

Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында бер төркем журналистлар театр сезоны башлану уңаеннан Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалабыз Казанда эшләүче театрларның баш режиссерлары бел...

Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында бер төркем журналистлар театр сезоны башлану уңаеннан Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалабыз Казанда эшләүче театрларның баш режиссерлары белән очрашты.
- Сезон башланыр алдыннан, ягъни август- сентябрь айларында, - диде мәдәният министры, - республиканың шәһәр-районнарындагы күп кенә театрлар һәм концерт оешмалары 65 күчмә чыгышлар ясарга өлгерде. Аларны төбәкләребездә яшәүче 10 меңнән артык татарстанлы тамаша кылды. Театр елының дәвамы булып, яңа сезонда театр сөючеләрне 50 спектакль премьерасы көтә. Шулар арасыннан, театрның яңа сезонын Чаллы татар дәүләт драма театры 4 октябрьдә Ягъсүф Шәфиковның «Хуш, Агыйдел», Әлмәт театры шул ук айның 18ендә Гильерме Фигейредоның «Эзоп», 23ендә Буа драма театры Әмир Камалиевның «Әкәмәт кәмит», әтнәлеләр 25 октябрьдә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» спектакльлренең премьералары белән ачарга ниятли.

Сезон дәвамында тамашачыларны кайбер яңалыклар да көтә. Мәсьәлән, Камал театры яңа сезонны «Җомга түгел, сишәмбе» дигән яңа проект белән башларга җыеналар. Тамашачы анда бер билет белән ике антрактка бүленгән өч спектакль карый ала. Беренче спектакль көндезге сәгать 12дә кече залда, соңгы өченчесе олы залда кичке 18 сәгатьтә башла. Тинчурин театры тамашачыларын сезон агымында өч премьра көтә. Алар: «Хыялый» (Илшат Мөхетдинов), «Өч аршын җир» (Илгиз Зәйниев) һәм «Полиционер» (Туфан Имаметдинов).
1 октябрьдән Татарстанның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары бергәләп «Укучының мәдәни нормативы» мәдәни-белем бирү проекты башлап җибәрә. Аның максаты – балаларны мәдәният сарайлары аша мәдәни мохитка тарту. Чаралар арасында театраль тамашалар аерым урын алып тора.
Концерт оешмаларының да хезмәт челләсе башланырга тора. Керәшен татарларының «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле яңа сезонын «Гөргөри кияүләре +» исемле музыкаль спектакль белән ачарга ниятли. Сценария авторы – Илгиз Бариев, куючы – режиссер – Радик Бариев.
Рәхим итегез!

                                              Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: krascult.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ