Логотип Магариф уку
Цитата:

Тел, милләт һәм фәһем сагында

«Мәгариф» журналы шактый кызыклы проектлар алып бара. Шуларның иң зур резонанс тудырганы һәм дәвамлысы, һичшиксез, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уздырылу...

«Мәгариф» журналы шактый кызыклы проектлар алып бара. Шуларның иң зур резонанс тудырганы һәм дәвамлысы, һичшиксез, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уздырылучы «Авыл укытучысы» конкурсы. Әлеге бәйге авыл җирлегендә эшләүче укытучыларда, тәрбиячеләрдә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максатыннан уздырыла.
Соңгы тугыз ел эчендә финалга барлыгы 90 укытучы чыкты. Бәйгенең быелгысы дәвам итә. Узган ел «Мәгариф» редакциясе баш мөхәррире Сөмбел Таишева ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга республика күләмендә «Авыл укытучылары форумы» уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. Бүген инде без аның тормышка ашуын күрәбез. Әлеге форум уңаеннан янә үзебезнең «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен барларга булдык һәм төрле еллардагы абсолют җиңүчеләр белән түгәрәк өстәл янында очраштык. Сүзебез, әлбәттә инде, авыл укытучысын зурлаучы әлеге бәйгенең кыйммәте һәм аларны борчыган проблемалар хакында.
– Хөрмәтлеләребез, сезнең һәркайсыгызга «үзебезнекеләр» дип якын итеп дәшәбез.«Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашып җиңү яулау сезнең профессиональ үсешегезгә йогынты ясадымы, дан-дәрәҗә өстәдеме, бүгенгечә итеп әйтсәк, статусыгызны үзгәрттеме?

Эльмира Гыйбасева, Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты; рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Бу җиңүне педагогик эшчәнлегемнең яңа баскычы буларак бәялим. Зыялы, милләте өчен курыкмыйча, горурланып җавап тотучы, көндәшлеккә сәләтле кешеләр генә үз милләтен тиешле югарылыкка күтәрә ала. Минемчә, һәр укытучы шушы асыл сыйфатларны үз укучыларында булдыру өчен эшли, эзләнә. «Авыл укытучысы» бәйгесе әлеге таләпләргә җавап бирердәй укытучылар өчен иҗади сынау, тәҗрибә уртаклашу мәйданы дисәм һич ялгыш булмас.

Руслан Нәбиуллин, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы. «Авыл укытучысы»ннан соң баштагы мәлдә шок хәлендә йөрдем. Ышанмый тордым. Республика күләмендә күренү, берсүзсез, хезмәтемдә зур этәргеч бирде.
– Нигезләмә буенча, беренче унлыкка эләккәнсең икән, өч ел буе әлеге бәйгедә катнаша алмыйсың. Моңа ничек карыйсыз?
– Авыл укытучысын үсештә күрү өчен оештырылган бәйге буларак, анда һаман саен бер үк кешеләр катнашу дөрес түгел дип уйлыйм. Башкаларга да үзләрен сынау мөмкинлеген бирергә кирәк.

Ландыш Әһлетдинова, Актаныш. Сезнең фикер белән бөтенләй килешмим, чөнки сәләтле укытучы һәрдаим үсеш юлында. Кая гына барсак та шул бер үк актив укытучылар белән очрашабыз. Үзем дә татар теле укытучыларының мастер-класс җиңүчесе буларак, «Ел укытучысы» бәйгесенең республика турына үттем. «Авыл укытучысы»нда исә өч ел рәттән катнаштым һәм, ниһаять, 2016 елда бәхет елмайды.
Җиңүче буларак, шул ук елны Тамбовта узган Авыл укытучыларының
II Бөтенроссия корылтаенда катнаштым. Андагы заманча мәктәпләрне күргәч, күңелдә шундый мәктәптә эшләргә иде дигән теләк туса, икенчедән, Татарстанда авыл мәктәпләренең сакланып калуына горурлык хисе дә уянды.  «Авыл укытучысы» безгә менә бүгенге сыман түгәрәк өстәл янында очрашып фикер алышу мөмкинлеге бирде. Аның иң зур өстенлекләренең берседер бу.
– Ландыш ханым, Сез бүгенге көндә Казанның 149 нчы лицеенда укытасыз. Моңа кадәр 98 процент татарлар яши торган төбәктән килгән укытучы буларак, Сезнең инде чагыштыру мөмкинлеге дә бар: шәһәр мәктәбендә татар телен укыту ничегрәк?
– Авыл укытучысымы син, шәһәрнекеме, заман безгә бер үк таләпләр куя, без укучыларны белемле итәргә тиеш. Татар телен белү кайда да бер дәрәҗәдә дисәм дә ялгышмамдыр, чөнки аның кулланыш даирәсе кими, БДИ дип, башка предметлар татарча укытылмый. Шуңа да карамастан без ничек тә балаларны кызыксындырырга тиеш. Татар теле укытучыларының авылда да, шәһәрдә дә проблемасы бер – сәгатьләребез аз, шөкер, дирекция безгә төрле юллар белән сәгатьләрне җитәрлек дәрәҗәдә таба.

Асия Закирова, Яшел Үзән районы Татар Танае урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы. «Авыл укытучысы»нда өч ел рәттән катнашып карадым. Авылга зур җиңүләр белән кайту – дәрәҗә, әлбәттә.
Мәктәбебез аз комплектлы булгач, бездә русы да, татары да, чувашы да бер класста укый, аерым бүленеш юк. Мин үзем 35 ел буе авыл мәктәбендә химия, биология укытам. Бүгенге көндә 78 укучыбыз бар, алты авылдан килеп укыйлар. Авыллар картаеп бара, балалар бакчасында да сабыйлар бармак белән генә санарлык.
5—7 нче сыйныфларда биология, 10–11 нчеләрдә химия бер сәгатькә калды. Мин эшли башлаганда, алар өчәр сәгать иде. Моны нигә әйтәм, чөнки менә шушы табигать фәннәрен укытуны киметү безне табигатьтән ерагайта. Дәресне ике телдә дә аңлатам, чөнки татарча сөйләп кенә биология терминологиясен БДИда русча бирә алмый бала.
–Билге аркасында әти-әни белән сүзгә килгән чаклар буламы?

Клара Гарипова. Биектау районы Суыксу мәктәбенең татар теле укытучысы. Юк, минем хакта «2»ле куймый торган укытучы» дигән сүз дә чыкканы бар. Дөресе дә шулай. Әгәр «2» ле куям икән, бала шуның белән тынычлана. Бүген аларның түбән билге алуларына артык исләре китми. Шуңа да мин аңа белмәгәнен кабат өйрәнү мөмкинлеге тудырам, ул белгәнче тырышам. Бала нәрсәнедер белми икән, мин һәрвакыт үзем нәрсәнедер биреп бетермәгәнмендер сыман. Нәрсә сөендерә, укучыларым ел саен диярлек татар теленнән имтихан сайлый. Бала саны аз булгач, һәр бала белән индивидуаль эшләү мөмкинлегебез бар. Татар телендә матур итеп җөмлә төзеп сөйләшә белмәүләре белән килешәсе килми. Шуңа күрә дә сүзне атып-бәреп түгел, матур итеп аралашырга өйрәтергә тырышабыз. Инша язганда да «Яз җитте», «Кыш килде» генә булмасын, матурлыкны үз күзләре белән күрсеннәр, тойсыннар дип табигатькә алып чыгарга тырышам. Шуннан соң, әлбәттә, язмаларда матур-матур фикерләр, хис барлыкка килү сөендерә.
– Авыл укытучысы элек-электән күз өстендәге каш сыман булган. Ул бүген дә әлеге хөрмәтне тоеп яшиме?
Асия Закирова. 5 чакрым ераклыктагы күрше авылга велосипедта йөреп укыдым. Укытучыбыз үзе ташымасын дип, аның сумкасын да велосипед мөгезенә аса торган идек. Әле дә мәктәпкә велосипедта йөрим. Балалар минем сумкалар белән каян кая килеп туктаганны күреп торалар, ярдәм итү дигән нәрсә уйларында да юк. Шуннан сыйныфка кергәч, үземнең мәктәп елларындагы хатирәләрне сөйләп бирдем. Икенче көнгә барысы да каршыларга чыкканнар. «Асия апа, әйдәгез, сумкагызны күтәрешик», –диләр. Бусы да үзенә күрә тәрбия бит. Бервакыт урамның икенче башыннан тәмәке тартып килүче укучымны күрдем. Нишләр икән дигән идем, тәмәкесен яшерде. «Сезнең алда тәмәке тартырга оят», – ди.
 
Эльмира Гыйбасева. Мин рус авылында яшим. Авылда укытучыга карата хөрмәт бар. Җыелыш булса да, кибеткә керсәм дә, авыл халкы өчен Эльмира Мансуровна мин. Хөрмәт белән сөйләшәләр, хәтта сүгенү гадәте булган ир-атлар да шым була. Мин үзем хәзер күпчелек рус телен алып барам, татар теле берничә сыйныфта гына калды. 5 нчедә алган сыйныфым хәзер 8 нчедә. Дәрескә килеп керәм, ә минем белән барыбер татарча сөйләшәләр. «У нас урок русского языка», – дим. Аннары бераздан тагын татарчага күчәбез...
Клара Гарипова. Мин үзем 19 яшемдә башлангыч мәктәптә эшли башладым. Китапханәчебез: «Укытучы бар нәрсәне дә булдырыр-
га тиеш», –дип, концертта катнашырга тәкъдим итте. Шунда үз-үземә, укытудан тыш, авыл тормышында да кайнарга тиешмен, дидем. Без район үзәгеннән ераграк яшибез, балаларның ниндидер студияләргә йөрү мөмкинлеге юк. Димәк, аларны җырларга да, биергә дә укытучы өйрәтергә, аларның сәләтләрен күреп, республикага чыгарырга тиеш. Бу җәһәттән без музыка мәктәпләре белән бер дәрәҗәдә эшлибез, бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешәбез.
Авыл халкы бик итагатьле бит ул. Автобуска дип барсам да, юлда машиналы укучым очраса, апа, сезгә кайда кирәк, дип, кирәкле җиргә илтеп куя. Шунда инде син тәрбия орлыкларының уңдырышлы җиргә төшүен аңлыйсың.
Ландыш Әһлетдинова. Коллегаларым белән тулысынча килешәм, үзебезнең шәхси үрнәгебез белән балаларны тәрбияләргә тиешбез. Укытучылар һәм остазлар елы димәктән, быелгы ел минем өчен аеруча мөһим, чөнки кызым КФУны тәмамлый һәм без, иңгә-иң куеп, бер мәктәптә укытабыз.
–Авыл мәктәпләрендә бала саны аз дидек, шуннан үзеннән-үзе икенче проблема килеп чыга. Бөтен фәннән дә олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу шул бер үк бала җилкәсенә төшә. Программадан да калышмаска кирәк бит әле. Аннан килеп, олимпиадаларга бала кем хисабына йөри?

 
Рәмзия Бәширова, Кукмара районы Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Әйе, мондый проблема бар. Бала олимпиадаларда йөреп, берәр ай укымаска мөмкин. Олимпиада нәтиҗәсе укытучыга эш өчен кирәк, шуңа күрә без аларны үз хисабыбызга йөртәбез. Ә укучы балага ул дан-дәрәҗә бирә, тәҗрибә туплый. Укырга исә портфолио белән түгел, имтихан нигезендә керә.
 

Алсу Хәмидуллина, Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин үзем күрше авылга йөреп укытам. Кечкенә генә мәктәп. Шимбә көнне әдәбият дәресләре генә. Бер сыйныфта ике бала. Гыйрфанова Нәзиләбез гуманитар фәннәрдән көчле. Бу фәннәр җиңел бирелсә дә, мин аңа өстәмә эш кенә түгел, вакыт-вакыт өй эше бирергә дә куркам. Быел да рус теленнән призёр булды. Нагрузка чыннан да көчле. Без олимпиадаларга район хисабыннан йөрибез. Район машина бирә мондый очракта. Олимпиадаларда катнашып җиңгән балаларны ел ахырында, ә уңышка ирешкән укытучыларны еллык нәтиҗәләр буенча август киңәшмәсендә бүләкләү гадәте бар.
Эльмира Гыйбасева. Бездә дә балалар саны өчтән артса, район транспорт белән тәэмин итә, бер проблемасыз йөреп кайтабыз.
– Шәһәр мәктәбен куып җитәргә ерак әле авылга дигән фикер белән килешәсезме?
Асия Закирова. Мәктәбебез ике катлы, бик матур итеп ремонт ясадылар. Авыл мәктәбе генә димәссең, хәзер нинди генә җиһазлар юк бездә. 8 нче сыйныфларның электрокардиограмма үлчәү мөмкинлегенә кадәр бар. Инде шулай икән, мәктәбебезнең киләчәге булыр, дим. Минемчә, авыл баласы аттестат алырга тиеш, ә БДИны бөтен баланың да бирүе мәҗбүри булмасын иде, аны бары тик институтка баручылар өчен генә калдырсыннар иде. Бу мәсьәләдә безне кайчан ишетерләр икән?
Руслан Нәбиуллин. Хәзерге вакытта сызым дәресләре юк, әмма дә ләкин КДАТУ, КАИга яки КХТИга баралар икән, балаларга ул бик кирәк. Безнең заманада А4 форматына төрле сызымнар ясый идек, хәзер исә балалар компьютерда 3D модельләр ясыйлар, сызымнарны махсус программаларда эшлиләр. Профессиональ программалар белән кызыксындыру ул үзенә күрә киләчәктә һөнәр сайлауга бер этәргеч булып тора.
Кайчак шәһәр мәктәпләренең тәэмин ителешенә шаккатасың.Безгә китап биш елга бер генә кайта.  Әйтик, физиканы 2008 елгы китап белән укытам, әмма ул бик яхшы китап булса да, мин аны инде куллана алмыйм, чөнки яңалары чыга.
Аннары тагын бер проблема: китапларны руслаштыру бара, әйтик, 9 нчы сыйныфларда физика китабының татарчасы юк. 10–11 нче сыйныфлар өчен дә алар русча гына диярлек. Бу бөтен фәннәргә дә кагыла. Татар теле генә татарча кала.
– Миңа калса, татар теле укытучысының иң авырткан җире дә шул. БДИ дия-дия, башка фәннәрне укытуны да рус теленә күчерүдәдер инде.
Белүемчә, Руслан, сез әле 3D-модельләштерү буенча түгәрәк тә алып барасыз. Ә менә Алсу ханым дәресләрдән тыш балаларга гарәп графикасын өйрәтә икән. Бу әти-әниләрнең теләге идеме?
Алсу Хәмидуллина. Бу безнең мәктәп һәм район җитәкчелегенең инициативасы булды. Мин үзем Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган кеше буларак, гарәп графикасы белән якыннан таныш, шуңа да теләп алындым бу эшкә. Инде икенче ел 5 нче сыйныфларда берьеллык курслар алып барам. Нәтиҗәләр сөендерә, хәзер инде музейларга баргач та, алар югалып калмый, дәресләргә әби-бабаларыннан калган гарәп имласында язылган борынгы китапларын алып киләләр. Аларын да укыйбыз. Бу юнәлештә төрле бәйге, конференцияләрдә катнашып киләбез. Бер үк вакытта 5–6 нчы сыйныфлар өчен матур гына эшләп килүче театр түгәрәгем дә бар. Телебезнең камиллегенә, милли-мәдәни мирасыбызга якынайтуда боларның һәммәсе әһәмиятле.
–Чыннан да, балаларны компьютердан аралап китап укытып булмый хәзер. Бүген табигать фәннәрен укытуның кимүе баланы табигатьтән ерагайта дигән фикер дә яңгырады. Шулай да авыл урамнарында чыр-чу килеп уйнаучы балалар бармы әле ул?
Асия Закирова. Әгәр дә китап
чүплеккә чыга икән бу илнең киләчәге юк, диләр. Менә шуны күреп, күңел шомлана. Күп кенә гаиләләр газета-журналларга да язылмыйлар бит. Уенга килсәк, башлангычлар телефоннарын куеп торып, онытылып урамда уйный беләләр әлегә. Уен үзе тәрбияли бит ул.
Барысын да үзебезнең мисалда тәрбиялибез. Бер сәгатьлек биология дәресендә бөтенләй каралмаса да, укучыларны экскурсияләргә алып чыгып, дәресләремне табигатьтә уздырып кайтырга тырышам.
 
Рәмзия Бәширова. Шәһәр мәктәпләрендә әти-әни баласын репетиторларга йөртә. Без моны түләү таләп итми генә үзебез эшлибез. Бүген авыл укытучысы элеккеге сыман агитатор булып йөрми, әмма аның өстенә бик зур бурыч – татар телен, авылын, аның мәктәбен саклау йөкләнгән. Укучыларыбыз кайбер татар сүзләрен бөтенләй аңламыйлар. Русчасын әйткәч төшенәләр. Шундый сүзләрне махсус теркәп, инде бер дәфтәр тутырдым, «Апа, нәрсәгә язасыз аларны?» – диләр. Татар теленең бетә баруы турында диссертация яклыйм, дип, үземчә аларны оялтмакчы булам. Милли мәктәпнең төп проблемасы – телне саклап калу. Гаиләдә саклансын диючеләр дә бар, әмма алай дөрес түгел. Без фән югарылыгындагы телне сакларга тиеш. Төп максат шул.

Расиха ФАИЗОВА


 Алсу Шакирова фотосы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ