Тимершыклар ике уйламый

Яр буеннан велосипед белән барганда, 15 яшьлек Фәвиз Гыйлаҗиев Мишә елгасы өстендә соңгы көчләре белән аваз салган суга батучы бала башын күрә һәм ике дә уйламый суга сикерә. Тыйнак егет кылган батырлыгы турында сөйләп йөрмәсә дә, ТР яшьләр эшләре министрлыгында әлеге вакыйганы тиз ишетеп алалар.  Безнең заман герое – Саба районы Тимершык авылы егете – анда «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт башлангычының  шул исемдәге медале белән бүләкләнә. Аның исеме «Кайнар йөрәк» мактау китабына кертелә.

Бу хәл көпә-көндез Саба районының Тимершык авылында була. Биш яшьлек Әмир Гарифуллин, бабасына ияреп, печән теземнәрен кабартыр-
га китә.  Эш беткәч, алар кайтыр юлга чыга. Велосипедына утырган малай бераз баруга арый, эссе һавада алҗыган сабыйның янәшәдә генә аккан Мишә елгасында чупырдап аласы килеп китә. Дәү әнисенең: «Суга якын барасы булма!» – дигән кисәтүен дә оныта ул.

Шуннан соң ни булганын ул чакта IХ сыйныфны тәмамлаган Фәвиз Гыйлаҗиев болай дип искә ала:

–2020 елның 22 июне иде. Мин Мишә буеннан печән чабарлык җирләр карап кайтырга уйлаган идем. Яр буенда иясез яткан балалар сәпиде мине бик тә сәерсендерде. Шунда ниндидер кош кычкырган тавышка охшаган зәгыйфь кенә аваз ишетелгән кебек булды. Елгага якынрак килеп карасам, су өстендә башы гына күренгән бер малайны абайлап алдым. Нәрсә әйткәне аңлашылмый, авызыннан күбекләр килә иде. Мондый вакытта озак уйлап торалармы – йөгереп килүгә, суга сикердем. Аннан ярга сөйрәп чыгарып, чирәмгә сузып салдым. Малай аңында түгел иде. Үпкәсенә кергән суны  чыгару өчен гәүдәсен авышрак җиргә борып, күкрәгенә баскалый башладым. Аннары каяндыр безнең янга бер абзый килеп чыкты.  Ул малайны тезенә йөзтүбән куеп, аркасына суккалап алды. Сабый исәнлеген белдереп селкенә башлады. Шул арада мин, тиз генә аның туганнарына әйтергә йөгердем.

Тыйнак егет кылган батырлыгы турында кычкырып йөрми, әлбәттә. Үлем чоңгылыннан котылган Әмир Гарифуллинның гаиләсе аңа гомер буе рәхмәтле булачак.

– Аллаһы Тәгалә Фәвизне менә-менә булачак фаҗига янына махсус китереп чыгарган шикелле булган инде. Анда барысын да секундлар хәл иткән, –
 дип искә ала ул көнне Әмирнең әбисе Фирания ханым. –  Фәвиз шул вакытта су буена төшмәгән булса (ул баштарак болынга кояш сүрелә башлагач кына төшәргә уйлаган булган), кайгы безнең ишекне кагасы иде. Без Мишә елгасы буенда ук яшибез.  Әмир – тиктормас малай. Ике бала үстереп, мондый күңелсез хәлгә тарымаган идек. Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга, ди халык. Бу шул үзедер инде. Монысы безнең өчен зур сабак булыр. Кайгы-хәсрәт урап узганга сөенеп туя алмыйбыз.  Фәвизгә киләчәктә бәхетле язмыш кына телибез. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте төшсен ул балага.

Әлеге вакыйга турында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләре дә тиз ишетә. Фәвиз Гыйлаҗиевнең батырлыгы медальләр, кыйммәтле бүләк һәм Мактау грамотасы белән зурлана.

–Мин бернинди дә батырлык кылмадым, – ди  егет бу хакта сорашучыларга. – Минем урында булган  теләсә кем шулай эшләр иде.

Якты йөзле, керсез күңелле  Фәвиз хәзерге вакытта Саба аграр көллиятендә белем ала, тиктормас Әмир Тимершык мәктәбенең 1 нче сыйныфында укып йөри. Шул җәйдән бирле су кырыена якын да барганы юк.

Суга батучыларны, ут эчендә калучыларны коткарган кыю йөрәкле кешеләр турында еш ишетәбез.  Баксаң, аларны эзләп әллә кая ерак барасы түгел, барысы да үзебезнең арада яшиләр икән!

Ирек Нигъмәти

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.