Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры «Идегәй»не куячак

Тинчурин театрында «Җыен» фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, «Идегәй» дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итте...

Тинчурин театрында «Җыен» фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, «Идегәй» дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим иттеләр. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән. «Син сазыңны уйнадың» дип исемләнгән чара «Идегәй» татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышлана, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Чарада  Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе, китапның җаваплы мөхәррире Разил Вәлиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ләйсән  Исхакова, КФУ профессоры Марсель Бакиров, театр белгече, галим Әлфәт Закирҗанов, Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, галимә Фәнзилә Җәүһәрова, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиевлар чыгыш ясады. Нәкый Исәнбәт турында «Җидегәннән төшкән нур» исемле әдәби әсәрнең авторы, язучы Рафис Корбан да фикерләре белән уртаклашты. Филология фәннәре кандидаты, Салават Юлаев премиясе лауреаты, Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты доценты Гөлчәчәк Саламатова чарада катнашучыларны видеоязма аша сәламләде.


«Идегәй» спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музее җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова дастанга һәм «Идегәй» әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә, аның К.Тинчурин театры белән хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә дә әзерләгән.


Тинчурин театрының баш режиссёры Туфан Имаметдиновның «Идегәй» спектакле премьерасы 26–27 гыйнварда узачак. Ул «Идегәй»не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ