Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрында танылган дизайнер Наҗия Галимова студиясе ачыла

Бүген 16.00 сәгатьтә Тинчурин театрында танылган татар дизайнеры Наҗия Галимованың иҗат остаханәсе ачыла. Биредә Наҗия Галимова белән аралашу, дизайнер киемнәре коллекциясе белән танышуырга мөмкин бул...

Бүген 16.00 сәгатьтә Тинчурин театрында танылган татар дизайнеры Наҗия Галимованың иҗат остаханәсе ачыла. Биредә Наҗия Галимова белән аралашу, дизайнер киемнәре коллекциясе белән танышуырга мөмкин булачак.
Наҗия Галимованың студиясе Тинчурин театрының колонналы залында урнашкан. Студия театр тамашачылары өчен ачык, аны спектакль алдыннан да, антракт вакытында да карарга була.
Моннан тыш, студия «мәдәни няня» сыйфатында эшләячәк – ата-аналар спектакль караган вакытта балалар дизайнер белән төрле иҗади тәҗрибәләр белән шөгыльләнә алачак. Үзенең остаханәсендә Наҗия Галимова театрга килүчеләргә татар костюмы тарихы, аның хәзерге торышы турында сөйлиячәк, шулай ук төрле мастер-класслар һәм иҗади кичәләр уздырачак, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.
Ачылу тантанасында тамашачыны Илүсә Хуҗина белән Оскар Юнысовның акустик концерты көтә. Моннан тыш килгән кунаклар «Түбәтәй» кафесы ризыклары белән сыйлана алачак.
Тантанадан соң «Карурман» спектакле күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ