Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Мәдәният министрлыгы 200 мең акча тарата

ТР Мәдәният министрлыгы рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге премиясенә дәгъва кылучылар арасында республика конкурсы игълан итте.Конкурста һөн...

ТР Мәдәният министрлыгы рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге премиясенә дәгъва кылучылар арасында республика конкурсы игълан итте.
Конкурста һөнәри рәссамнар, сынчылар, сәнгать белгечләре, Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсен өйрәнүче белгечләр катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләргә «Бакый Урманче исемендәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясе лауреаты» исеме  һәм һәр номинация буенча 200 000 сум күләмендә акчалата бүләкләр биреләчәк.
Эшләр биш номинация буенча кабул ителә:
– Рәсем;
– Графика;
– Сынлы сәнгать;
– Декоратив сәнгать;
– Сәнгать теориясе, тарихы, тәнкыйть һәм сәнгать белеме
Гаризалар 2022 елның 1 мартыннан 1 апреленә кадәр 420015, Казан, Карл Маркс ур., 64 йорт адресы буенча яки почта аша кабул ителә (theurmancheprize@mail.ru) Белешмәләр өчен Телефон: +7(927) 429-35-72.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ