Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телләрне ничек сакларга?

Башкалабызда ике көн дәвамында: “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: тел сәясәте, проблемалары һәм киләчәге” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Кунаклар б...

Башкалабызда ике көн дәвамында: “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: тел сәясәте, проблемалары һәм киләчәге” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Кунаклар беренче көнне Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТФАның Гамәли семиотека институты коллективы белән очрашты, төштән соң Татарстан халыклары Дуслык йортында Казан шәһәренең Вахитов районындагы “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәге хезмәткәрләре белән фикер алышты. Аннан соң Татарстан Республикасы мәдәният, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре республикабызда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен саклауга ничек ярдәм итүләрен бәян итте. Аерым алганда, якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвилиның телләрне саклау тәҗрибәсе турындагы нотыгы күпләрдә яхшы тәэсир калдырды. Әйтик, Маринэ ханымның: “Кайберәүләр күзаллаганча, укытучы аниматор түгел; балаларның күңелен күрү – өченче, дүртенче мәсьәлә; мөгаллим белем бирергә, укучыны фикерләргә өйрәтергә тиеш,” – дип белдергәнен күпләр искәрткәндер.

Әлеге мөһим чараның икенче көне турында хәбәрчебезгә гыйльми җыелышны оештыручыларның берсе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов сөйләде.
– ЮНЕСКО 2022–2033 елларны халыкара телләр унъеллыгы дип игълан итте. Әлеге конференция шушы чара кысаларында үтте. Безнең гыйльми җыелыш – шул чараларның берсе. Алга таба мондый конференцияләр Россиянең төрле төбәкләрендә дәвам итәчәк. Казаныбызга әлеге чарада катнашу өчен Мәскәү, Петербург, Петрозаводск шәһәрләреннән, Марий Эл һәм Чувашстан Республикаларыннан экспертлар – тел мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган белгечләр килде.
Конференциянең төп мәсьәләсе тел сәясәте иде. Бер яктан, әлеге киңәшмә-җыелыш тел сәясәтен республика-төбәк дәрәҗәсендә ничек хәл итеп була; икенче яктан, дәүләткә турыдан-туры бәйле булмаганнар – иҗтимагый, дини, мәдәни оешмалар, җәмәгатьчелек бу уңайдан нәрсә эшли ала дигән сорауларга җавап эзләү булды.
Бер секциябез “хәзерге вакытта тел саклауда заманчыл электрон мәгълүмати чараларның урыны һәм йогынтысы” дигән темага багышланган иде. Казан, Йошкар-Ола, Петербургтан килгән татар белгечләре нәкъ менә электрон чараларны кулланып телебезне саклауның яңа мөмкинлекләрен табулары турында сөйләде. Бу, бер яктан, татар яки башка телләрнең электрон кулланмаларда булуына, ягъни мөмкинлек булуга; икенче яктан, мөмкинлек тудыргач, халыкның аны куллануына бәйле. Әйтик, Татарстанда бу эш шактый көйләнгән: смартфон яки телефонда, айфон яки планшетта татар клавиатурасын куеп була. Әмма, белгечләр әйтүенчә, татар телен аралашкан вакытта, төрле чатларда, ниндидер форумнарда файдаланган кешеләрнең күбесе, ни кызганыч, татар хәрефләрен кулланмый, кириллицадагы хәрефләрне генә файдалана. Ни кызганыч, мондый проблема да бар. Аңлашыла ки, проблема ике яклы. Беренчедән, һәр программада, һәр җиһазда сайлап алу өчен татар теле куелырга тиеш. Икенчедән, шул мөмкинчелекне халыкның гамәлгә ашыруы зарур.

Шулай ук туган телләрнең электрон корпусларын төзүгә дә зур игътибар бирелде. Бу җәһәттә тәҗрибәләр төрле. Кайдадыр бу эш белән аерым, мөстәкыйль институтлар, кайдадыр энтузиастлар гына шөгыльләнә. Төрле төбәкләрдә алып барыла торган әлеге эшне бер ноктага туплау зарур. Әйтик, төрки телләргә кагылышлы уртак туган телләр корпусын булдыру барча төрки телләргә дә файда китерә торган гамәл булыр иде.

Аерым алганда, “Питер-татар” дигән порталның эшчәнлеге турында сөйләгән Равил Закиров чыгышына тукталып китә алам. Ул – әлеге мәгълүмати порталның мөхәррире. Бу портал, исеменнән үк аңлашылганча, Петербургта эшләп килә. Андагы Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге башлангычы белән дөньяга килгән ул. Андагы егетләр Питерда һәм, гомумән, Россиядә яши торган татарларны яңалыклар бирү аша үзләренә җәлеп итә. Анализ шуны күрсәтә: бүген Интернетны куллана торган шактый кеше татар телен файдалана. Әйтик, кемдер мәктәптә бирелгән биремне эшләргә тели, кемгәдер үзенә ошаган шигырь кирәк, кемдер татарча кроссворд чишә, кемдер берәр сүзнең мәгънәсен эзли. Шул ук вакытта җитди мәсьәләләр күтәрелгәндә, әйтик, эш эзләгәндә, дөньяда булган ниндидер кызыклы яңалыклар турында беләсе килгәндә күпчелек Интернетны кулланучылар рус яки инглиз теленә мөрәҗәгать итә.

Равил Закиров эшләгән портал исә яңалыкларны ике телдә бирә. Шул ук вакытта татарча бирелгән яңалык тәрҗемә түгел (сер түгел, еш кына рус телендәге яңалыкларны күпләр татарчага авыштырып кына утыра). Алар татарча яза торган авторларны җәлеп итеп, әлеге сайт өчен мәгълүмат-хәбәрне татарча яздырта. Әйтик, яңа гына Питерда халыкара икътисади форум узды. Татарча яза торган автор, әлеге чарада катнашып, анда күтәрелгән мәсьәләләр хакында, үзе күргәнчә, тәфсилләп язып бирде. Бу – бик уңай күренеш. Болай иҗади якын килеп, татар телен урамда, кухняда гына түгел, төрле юнәлешләрдә, һөнәри дәрәҗәдә аралаша алырлык тел икәнен күрсәтәбез. Шулай туган телне сакларга ярдәм итәбез. Әгәр икътисад турында, сәяси, мәдәни, халыкара мәсьәләләр хакында татарча аңлата алырлык, тиңдәш термин-төшенчәләр кулланып яза, сөйли алмыйбыз икән, димәк, татар теленең яки шәхсән үзебезнең сүз байлыгыбыз шактый саеккан булып чыга, – дип хәбәр итте ул безгә.

Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ