Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукаебыз 133 нче язын каршылый

Тукай! Һәркайсыбызның күңел күгендә балкып торган йолдыз ул! Ел да апрель ае җитте исә бар җиһан Тукай рухына, Тукай аһәңнәренә күмелә. Быел да бу шулай. Бу фани дөньяда нибары 27 ел гына яшәп калган...

Тукай! Һәркайсыбызның күңел күгендә балкып торган йолдыз ул! Ел да апрель ае җитте исә бар җиһан Тукай рухына, Тукай аһәңнәренә күмелә. Быел да бу шулай. Бу фани дөньяда нибары 27 ел гына яшәп калган Тукаебыз быел үзенең 133 нче язын йөз меңнәрчә милләттәшләре, фикердәшләре янәшәсендә каршылый. Бу көннәрдә кайсы гына төбәккә, мәктәпкә, балалар бакчасына, мәдәният йортына барып чыкма, сөекле Тукаебызның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган һәртөрле кичә, тантаналы чараның шаһиты буласың. Менә шулардан кайбер мөһимрәкләрен генә булса да әйтеп узыйм әле.
Казанда Габдулла Тукай исемендәге IX халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды. Ә менә Пензада «Якташлар» татар иҗтимагый оешмасы башлангычы белән Тукай иҗатына багышланган ачык дәрес үткән. Арчада исә Тукай марафоны уздырганнар. Арчаның үзәк мәйданыннан Яңа Кырлай авылына кадәрле 24 километр озынлыктагы әлеге Тукай марафонында 150 йөгерешче катнашкан.
Әлбәттә, Тукай айлыгында иң зур активлык күрсәткәннәр – арчалар. Шулай булмыйча?! Тукай бит – аларның якташы. Әйтик, Арчаның Хәсәншәех төп мәктәбендә Тукайның 133 еллыгы уңаеннан мәктәп стена газеталарына конкурс үткәрелгән. Ә Яңа Кырлай урта мәктәбендә, республикакүләм Тукай укуларыннан тыш, «Без Тукайны укыйбыз» дигән марафон да игълан иткәннәр. Кушлавыч төп мәктәбендә бу көннәрдә Тукай атналыгы үтә. Алар инде үзләрендә шагыйрь иҗатына багышлап «Тамчы-шоу» интеллектуаль уены, «Без Тукайны яратабыз» дигән әдәби викторина, «Тукай – безнең йөрәкләрдә» дигән музей дәресе уздырырга өлгергәннәр.
Мәркәзебездә сөекле шагыйребезнең туган көнендә үтә торган чараларның шактый еллардан бирле инде калыплашкан сценарие бар. Шигърият бәйрәмен барып караган саен күңелемне: «Быелгысы нәкъ узган елдагысын кабатлады. Сценарий авторлары бераз гына булса да үзгәреш кертә алмыйлар идеме икәннии?!» – дигәнрәк сорау бимазалый. Быел беркадәр үзгәреш булыр төсле. Тик бу яхшыгамы? Мондыйрак «мөгез чыгару» Тукай иҗатына ихлас гашыйк гади халыкны Тукайдан ераклаштыруга китермәсме!?

Хәтерләсәгез, 26 апрельдә – Казанның Тукай һәйкәле янында уза торган Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа лауреатлары игълан ителә. Элегрәк лауреатларны бүләкләү тантанасы 30 август – Татарстан Республикасы көнендә Камал театры каршындагы мәйданда бирегә җыелган бар тамашачы алдында була торган иде. Соңгы өч-дүрт елда мондый бүләкләү тантанасын Тукай туган көнне – 26 апрельдә үк Тукай һәйкәле янәшәсендәге опера һәм балет театры бинасында «кем әйтмешли» ябык ишекләр артында үткәрү гадәткә керде. Болай дип әйтүемә үпкәләмәсеннәр, чөнки театрда үтәсе бу чарага чакыру билетлары буенча гына кертәләр иде. Быел исә Тукаебызның 133 еллыгына багышланган бәйрәм концерты, шул җәһәттән, яңа лауреатларга Тукай премияләрен тапшыру да «Казан» аэропорты янәшәсендәге яңа сафка баскан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узарга тиеш икән. Татар җыр сәнгатенең Тукае исемен йөрткән Илһам Шакировыбызның исемен мәңгеләштергән концерт залының нәкъ менә Тукай туган көндә ачылуы һәм анда уздырыласы иң тәүге чараның Тукаебызга багышланган булуы сөенечле үзе. Тик ара ераклыгы гына күңелләребезне Тукай иҗатыннан, Тукай аһәңнәреннән читләштертмәсен иде.
Быел Тукай туган көндә Казанда үтәсе бәйрәм чараларының тагын бер үзгәлеге – тәүге тапкыр «Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб буласы, ягъни Казаныбыздагы опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле белән Тукай скверындагы Тукаебыз үзара сәлам бирешәчәк.

                     Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ