Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай аена әзерлек башладылар

«Алты дистәдән артык мөгаллим эшләгән педагогик коллективыгыздан «Мәгариф» журналы укучыларына өлге итеп күрсәтердәй берәр укытучыгызны тәкъдим итегез әле», – дигәч, Казандагы 149 нчы лицей директоры,...

«Алты дистәдән артык мөгаллим эшләгән педагогик коллективыгыздан «Мәгариф» журналы укучыларына өлге итеп күрсәтердәй берәр укытучыгызны тәкъдим итегез әле», – дигәч, Казандагы 149 нчы лицей директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Фирдәвес ханым Вафина һич тә икеләнмичә: «Бездәге педагогларның һәркайсы диярлек язма геройларыгыз булырдай. Әмма шулай да лицеебыз ачылганның беренче көненнән үк укучыларыбызда туган телебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүдә бар көчен, сәләтен, вакытын кызмаган олы җанлы укытучыбыз бар. 34 еллык педагогик стажы булган югары квалификация категорияле, Россиянең гомуми белем өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре Рәзинә Шәйдулла кызы Кәлимуллинаны алар арасыннан иң лаеклысы дияр идем. Бар яктан да бүгенге чор мөгаллимәсе инде ул», – дигән фикерен җиткерде. Аңардан бөек шагыйребез Габдулла Тукайны бу җиһанга биргән апрель ае якынлашуын күздә тотып, аңа ничегрәк хәстәрлек алып барулары белән кызыксындым. «Апрель аенда ел да лицеебызда сөекле шагыйребезне искә алуны зурлап искә алабыз. Быел да ай дәвамында матур чаралар оештырырга ниятләп торабыз. Проект-дәресләр, сәяхәт-дәресләр үткәрәчәкбез. Брейн-ринг, видеороликлар, квест уеннар, «Син Тукайны беләсеңме?» дигән викторина уздырачакбыз. Тукай иҗаты белән таныштырганнан соң, лицеебыз китапханәсендә укучыларыбыз иҗат иткән гаҗәеп кызыклы, балалык ихласлыгы белән ясалган рәсемнәрдән «Тукай һәрчак безнең янәшәдә!» дигән күргәзмә оештырачакбыз. Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре буенча театраль күренешләр белән тематик сыйныф сәгатьләре уздырылачак. Башта сыйныфларда, аннан лицей күләмендә шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырыла, җиңүчеләр муниципаль, аннан республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен туган телдә генә түгел, инглиз, рус, гарәп, төрек телләрендә дә сөйләргә ярата. «Тукай – мәңге сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән төп бәйрәм тантанасын Тукаебыз туган көндә лицей күләмендә зурлап уздырачакбыз. Һәр чара балада Габдулла Тукай иҗатына зур кызыксыну уятсын, аны тирәнрәк өйрәнү теләге тудырсын дигән максатны күз алдында тотып оештырырга омтылачакбыз», – дип җавап бирде ул.

 Шунысын да искәртик: «Мәгариф» журналының апрель санында Рәзинә ханым Кәлимуллина мөгаллимлек иткән Казандагы 149 нчы лицей укытучыларының алдынгы педагогик эш тәҗрибәсен яктырткан махсус кушымта да биреләчәк. Хәтерләсәгез: моннан тугыз ел элек журналыбызның 2013 елдагы июнь санында бу лицей колективы эшчәнлеген шактый җулы яктырткан булган идек. Соңгы тугыз елда лицей тормышында нинди яңалык-үзгәрешләр булган? Быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы гыйлем учагы күркәм юбилеен белем һәм тәрбия өлкәсендә нинди казанышлар белән каршылый? Апрель санындагы язмаларыбызда шулар хакында шактый киң яктыртырга җыенабыз. Алар арасында югарыда телгә алдынган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Шәйдулла кызы Кәлимуллина белән әңгәмә дә булачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ