Логотип Магариф уку
Цитата:

«Укытучы. Укучы» күргәзмәсе

«Укучы һәм остаз бергә үсәләр», –дигән Конфуций. Моңа дәлил эзләп ерак йөрисе юк, кичә Байназар Әлменов исемендәге 3 нче сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары Бауман урамының 29 нчы йортында урнашкан...

«Укучы һәм остаз бергә үсәләр», –дигән Конфуций. Моңа дәлил эзләп ерак йөрисе юк, кичә Байназар Әлменов исемендәге 3 нче сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары Бауман урамының 29 нчы йортында урнашкан Константин Васильев галереясында үзләренең «Укытучы. Укучы» дип аталган уртак күргәзмәләрен ачты. Аның быелгы Укытучылар һәм остазлар елында ачылуы аеруча игътибарга лаек.  Күргәзмәдә нәкыш һәм графика өслүбендә башкарылган  («пейзаж», «портрет», «натюрморт»)   85 эш тәкъдим ителә.
                                                     
Берәүгә дә сер түгел, сәнгать мәктәпләрендә укучыларның  остазлары  канаты астында дөньяга карашлары формалаша, эшләргә өйрәнеп, һөнәри осталыкка ирешеп,  күбесе профессиональ  рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар булып китәләр.  Күргәзмәдә укучының остазы үрнәгендә ничек үсүен, үзалдына нинди ачышлар ясавын  күзәтергә була.
                                                         
Яшь иҗатчыларга  ачылышка килгән Фәрит Вәлиуллин, Мөдәррис Минһаҗев кебек өлкән буын рәссамнарның  бәясе, киңәш-теләкләре дә бик урынлы иде.
Күргәзмә 4 майга кадәр эшләячәк.
Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ