Логотип Магариф уку
Цитата:

Ураза бәйрәмендә җәмәгать транспорты ничек эшләячәк?

21 нче апрельдә Казанда төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак. Җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген...

21 нче апрельдә Казанда төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк.
Мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак. Җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык оператив хезмәтләр җәлеп ителә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайтында. KZN.RU порталы җәмәгать транспортының бу көнне ничек эшләячәге, мәчетләрдә гыйбадәтләрнең ничәдә башланачагы, казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен Иске Татар бистәсендә узачак фестивальдә нәрсә әзерләгәннәре турында белешмәлек әзерләгән.
Ураза бәйрәме алдыннан Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябык булачак. Мәчеткә 20 нче апрельнең 19:00 сәгатеннән 21 нче апрельнең 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак. Кол Шәрифтә намаз 7:30 га планлаштырылган.
Җәмәгать транспорты ничек эшләячәк?
21 нче апрельдә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5 тә эшли башлаячак. Графиктагы үзгәрешләр маршрутлары мәчетләр аша үтә торган автобусларга һәм троллейбусларга кагылачак.
Муниципаль парковкалар ничек эшләячәк?
21-23 нче апрельдә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак.
Иске Татар бистәсендәге «Рамазан-фест»та нәрсәләр булачак?
Ял көннәрен Иске Татар бистәсендәге «Рамазан-фест»та уздырырга мөмкин булачак. Бәйрәм мәйданчыгы Каюм Насыйри урамында ачылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күп төрле программа әзерләнгән: концерт, милли эчемлекләр белән кулинар һәм бармен-шоу, милли кием тегү буенча һөнәрчеләр һәм осталар күргәзмәсе, халык уеннары, мастер-класслар. Программаның иң кызыклы өлеше Виктор Добрыниның көч номерлары булачак, ә кичә лазер һәм яктылык тамашасы белән тәмамланачак. Яшь кунакларны аниматорлар уйнатачак. «Рамазан-фест» 15:00 сәгатьтә башлана. Көн дәвамында фестивальдә фуд-корт эшләячәк.
20 нче апрельдә беренче тапкыр Ураза бәйрәме уңаеннан биеклеге 180 метр булган Казан телеманарасында бәйрәмчә утлар кабызылачак. Анда төрле төстәге утлар 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр яначак. Бәйрәм төнендә манара экранында татар милли орнаментлары һәм «Ураза-бәйрәм» дигән язу белән светодинамик шоу күрсәтеләчәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ