Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта Кирмән укучылары язгы каникулларын кызыклы үткәрә

Язгы каникул көннәре дәвам итә. Укучыларыбыз белән  районыбыз үзәге – Мамадышта ачылган Яшьләр үзәгенә сәяхәт оештырдык. Безне хезмәткәрләр бик җылы каршы алды.  Яшьләр үзәгендә балаларга ял...

Язгы каникул көннәре дәвам итә. Укучыларыбыз белән  районыбыз үзәге – Мамадышта ачылган Яшьләр үзәгенә сәяхәт оештырдык. Безне хезмәткәрләр бик җылы каршы алды.  Яшьләр үзәгендә балаларга ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Күңелгә иң ошаганы кино күрсәтү залы булды. Зал заман таләпләренә туры килерлек итеп ясалган. Укучыларыбыз киноны гади урындыкларга түгел, ә капчык-мендәрләргә утырып карадылар.Бу – балалар өчен иң сөенечле яналык булды.

Сәяхәтебезне дәвам иттереп, рәсем төшерү бүлмәсенә юнәлдек. Анда рәсем ясау өчен бөтен унайлыклар да булдырылган. Укучыларыбызга Космонавтика көненә карата рәсем төшерү буенча мастер-класс оештырылды. Алар рәсемне карандаш белән түгел, ә гади губка кисәкләрен төрле төстәге буяуларга манып, зур кызыксыну белән ясадылар. Рәсемнәр искиткеч, һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек килеп чыкты. Бергәләшеп, ясаган рәсемнәребезне тотып, фотога да төштек.

Сәяхәтебезнең өченче тукталышы кул эшләре бүлмәсе иде. Безгә кәгазьдән чәчәк ясау һәм тасмалардан беләзек үрү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Укучыларыбыз гади кәгазьдән матур чәчәкләр ясадылар. Шулай ук зур кызыксыну белән беләзек үрделәр.  Бу эшне дә балаларыбыз үз итте.
Ял итеп алганнан сон, укучыларны компьютер бүлмәсенә чакырдылар. Бүлмәдә зур-зур компьютерлар урнаштырылган. Балалар үзләренә ошаган компьютер уеннары уйнадылар.
Балаларыбызга сәяхәт бик ошады. Яшьләр үзәгендә эшләүчеләргә рәхмәтебезне җиткердек. Автобуста кайтканда да балалар сәяхәт вакытында алган кызыклы фикерләр белән уртаклаштылар.  
Алсу МӘРДАНОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенен 9 нчы сыйныф җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ