Логотип Магариф уку
Цитата:

Велоспорт җиңүчеләрне билгели

Күп җирдә хәзер эте дә, бете дә дигәндәй кәттә машина хуҗасы булып, аларның кул сузымындагы кибеткә дә машинасыз баруын күз алдына да китерә алмаган бервакытта, Арча каласы малайлары һәм кызларының ве...

Күп җирдә хәзер эте дә, бете дә дигәндәй кәттә машина хуҗасы булып, аларның кул сузымындагы кибеткә дә машинасыз баруын күз алдына да китерә алмаган бервакытта, Арча каласы малайлары һәм кызларының велосипедта йөрүне хуп күрүенә бераз гаҗәпләнеп куюың да бар. Тик юкка. Кайчандыр Мәскәү метрополитены төзелгән чакта бик тә модада булган җырны Арчадагы Тукай варисларының: «Их, велоспорт – яратам, нихәл итим?..« җырлауларын ишетә-нитә калсагыз, артык гәҗәпләнмәгез тагын дип әйтүем генә. Кыскасы шул: Арчаның Укучылар сараенда велосипедны фигуралы йөртү буенча бик тә үзенчәлекле ярыш булып узды. Анда сиксәннән артык яшь велосипедчы малайлар һәм кызлар катнашты. Хәтта Казаннан да велосипед җене кагылганнар Арчага осталыкларын күрсәтергә дип килгәннәр иде. Алар биш яшь төркемендә ярышты: 8 – 9 яшьлекләр, 10 – 11, 12 – 13, 14 – 15 һәм 16 – 21 яшьтәгеләр төркемнәре.

Көрәш гаять тә киеренке барды. Хөкемдарлар 8 – 9 яшьлек малайлар арасында беренчелекне Арчаның Укучылар сараенда шөгыльләнүче Данияр Нигъмәтҗановка, ә кызлар арасында Түбән Аты төп мәктәбеннән Камилә Кадыйровага бирде. 10 – 11 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында да шул ук Арчаның Укучылар сарае һәм Түбән Аты мәктәбе вәкилләре – Риназ Зиннәтуллин белән Рүзәл Маликовлар велосипедны иң оста иярләүчеләр дип табылды. Шушы ук яшьтәге кызлар арасында исә призлы өч урынны да районның Лесхоз урта мәктәбе укучылары Азалия Гарипова, Милена Шакирова, Камилә Нуриевалар яулады.
12 – 13 һәм 14 – 15 яшьлекләр төркемнәрендә Казанның Мәскәү районы Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арчаның Укучылар сарае, «Стрела» командасы, Сикертән төп мәктәбе ввелосипедчыларына тиңнәр булмады.
16 – 21 яшьлек арасында Арча педагогия көллияте студенты Алинә Шәмсиева беренче урынга лаек дип табылса, ә яшүсмер егетләр арасында Казанның Мәскәү районындагы яшь туристик һәм экскурсияләр йортыннан Шамил Мулламөхәммәтов үзен иң оста велосипедчы буларак танытты.
Таһир САБИҖАНОВ
Фото взято из "Арск-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ