Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбендә – Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме – мәктәп елларында истә кала торган иң тәүге бәйрәмнәрнең берсе.Безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә дә әлеге бәйрәм булып үтте. Кичә генә кыяр-кыймас, мең сорауга җавап табарга теләп мәктәп...

Әлифба бәйрәме – мәктәп елларында истә кала торган иң тәүге бәйрәмнәрнең берсе.
Безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә дә әлеге бәйрәм булып үтте. Кичә генә кыяр-кыймас, мең сорауга җавап табарга теләп мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Балаларның беренче укытучылары Гөлназ апаларына булган хөрмәт, ышаныч күзләрендә чагыла.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. 1 нче сыйныф укучылары тәүге дәреслеклекләре – Әлифбаны укып тәмамладылар. Алар, Әлифбага багышлап, җырлар җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Төрле сорауларга җавап биреп, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Соңыннан «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерделәр.
Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә килгән иде. Чөнки Әлифбаны тәмамлау әниләрнең дә зур җиңүе булып исәпләнә. Бала тәрбияләүдә әти-әни, укытучы, укучы кулга-кул тотынып эшләгәндә генә югары уңышларга ирешергә мөмкин шул.
Укучылар әниләренә үз куллары белән ясалган хезмәт җимешләрен бүләк иттеләр. Әниләрнең йөзләрендә тагын бер кат шатлык хисләре балкыды. Ә укучыларга Әлифбаны яхшы тәмамлауларының нәтиҗәсе итеп Дипломнар тапшырылды.
Киләчәктә әлеге укучыларга белем серләренә төшенергә,бөек үрләр яуларга насыйп булсын!
Айгөл ВӘЛИЕВА,
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ