Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел – якты өметләр бәйрәме

Узган ел Казан шәһәренең 15 нче татар гимназиясе коллективы өчен бик үзенчәлекле булып истә калды: Киров – Мәскәү районнарының Бишбалта бистәсендәге бердәнбер милли телдә белем бирә торган уку йорты ү...

Узган ел Казан шәһәренең 15 нче татар гимназиясе коллективы өчен бик үзенчәлекле булып истә калды: Киров – Мәскәү районнарының Бишбалта бистәсендәге бердәнбер милли телдә белем бирә торган уку йорты үзенең 30 еллык юбилеен уздырды. Нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде. Яңа елны безнең коллектив зур уңышлар белән каршы алды. Иҗади үсеш дулкынында яшәгән гимназиябез мөгаллимнәрнең фидакяр, намуслы хезмәте, сәләтле укучыларыбызның тырышлыгы һәм укуга җаваплы мөнәсәбәте, әти-әниләрнең һәр башлангычка теләктәшлек күрсәтүе аркасында югары нәтиҗәләргә иреште.

Бүгенге мәгариф алдына куелган мөһим максатка – зыялы шәхес үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүче укытучыларыбыз сыйфатлы белем бирүгә, сәламәт укучылар тәрбияләүгә йөз тотып эшли. Соңгы елларда Бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларыбызның нәтиҗәләре берничә фәннән республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак булуы – моның ачык мисалы. Әлбәттә, барлык башкарылган эшләребез милли тәрбия белән бергә үрелеп бара. Шушы уңайдан быел республика күләмендәге проектлар бәйгесендә җиңү яулап, грантка ия булган «Бишбалта милли лабораториясе» эшчәнлеген, безнең гимназиядә эшләп килгән Адмиралтейство һәм Геология музейларының белем һәм милли тәрбия бирүдәге эшен югары бәяләргә кирәк.

Россиядә Педагог һәм остаз елы буларак билгеләп үтеләчәк 2023 елга да гимназия коллективы үз алдына зур максат-бурычлар куя. Киләчәкне алдан күреп эшләгән уку йортыбыз алга таба да сынатмас, дигән теләктә калам.

Яңа ел – якты өметләр бәйрәме. Иң мөһиме: Яңа ел хыялларыбызның гамәлгә ашуына ярдәм итсен, киләчәккә ышанычны ныгытсын, исәнлек-саулык, бәхет һәм тынычлык алып килсен! Күпмилләтле республикабыз халкына, барлык хезмәттәшләребезгә бары тик уңышлар гына телим. Куйган максатларга тугры калып, киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын!

Фәнит ХАРИСОВ,

гимназия директоры

педагогика фәннәре кандидаты,

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ