Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел ялларының бер өлешен майга күчерерләрме?

«Гадел Россия - хакыйкать өчен» партиясе рәисе, Дәүләт Думасындагы партия фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов Яңа ел ялларының бер өлешен май аена күчерергә тәкъдим итә. Шул хакта рәсми хат хөкүмәт рәи...

«Гадел Россия - хакыйкать өчен» партиясе рәисе, Дәүләт Думасындагы партия фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов Яңа ел ялларының бер өлешен май аена күчерергә тәкъдим итә. Шул хакта рәсми хат хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга җибәрелгән.



Яңа ел бәйрәмнәре аркасында илдә озак эшләми торган көннәр билгеләнде. Мәгариф учреждениеләре эшләми, коммуналь һәм хокук саклау хезмәтләре генә кизү тора. Шуның аркасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу буенча кыенлыклар туа, медицина ярдәме алу авырлаша, диелә әлеге хатта.
Миронов сүзләренчә, россиялеләрнең күпчелеге бу ялларда бары тик спиртлы эчемлекләр генә куллана. Шул ук вакытта ел саен гражданнардан Яңа ел ялларын май бәйрәмнәренә күчерү турында тәкъдимнәр килеп тора.

Фәния Лотфуллина



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ