Яраткан эшеңә очынып барасың

“Гаилә һәм мәктәп” журналының август ае санына күзәтү

Журналыбызның бу саны исеменә аеруча туры килеп тора. Биредә гаилә тарихларын барлауга (“Гаилә – бер кечкенә дәүләттер, ә нәсел”), балалар бакчалары эшчәнлегенә (“Җиңел аяклы Аяз”, “Киләчәк тормышыбыз сәләтлеләр кулында”), укучы балаларның мәктәптән тыш танып белүләрен киңәйтүгә (“Z – зет һәм А – альфаны ничек кызыксындырырга?”, “Сәләт Кырымга илтә”), укыту эшчәнлеген өйдә оештыруга (“Мәктәпкә йөрмичә уку: кирәкме ул безгә?”), һөнәр-белгечлек сайлауга (“Эшкуар булырга телисеңме, аш-су остасымы?”, “Ислам институты үзенчәлекле журналистлар әзерли”, “Кырым көмешчеләренең асыллары Бакчасарайда”) багышланган шактый кызыклы язмалар урын алды.

Милләт тарихы – гаиләләр тарихы ул. Гаиләләр, шәҗәрәләр тарихын күбрәк тикшергән, ачыклаган саен һичшиксез халкыбыз тарихын тирәнрәк, тулырак беләчәкбез. Бу максатта республикабызда гамәлгә куелган “Гаилә тарихында – гасырлар кайтавазы. Без тарихта эзлебез” проекты һәрьяклап мактауга, хуплауга лаек. Күптән түгел генә әлеге фестивальдә җиңгән 6 гаилә үз эзләнүләренең нәтиҗәләрен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә халыкка җиткерде. Журналыбызда  әлеге җиңүчеләрдән Ахунҗановлар, Латыйпов-Нәгыймуллиннар нәселләре турында бик кызыклы мәгълүматлар китерелә (“Гаилә бер кечкенә дәүләттер”).

Ике нәсел вәкиле очрашканда, кавышканда гаилә туа. Журналыбыз менә шундый бәхетле, иҗади гаиләләрнең берсе – Фәридә һәм Ләис Харрасовларның гомер юлы, эшчәнлегенә багышланган “Шагыйрь һәм рәссамның бәхетле дуэты” дигән язма белән ачыла.

Кем белә, бәлкем Альбина Насыйрованың “Бала-Сити” балалар бакчасы-мәктәп челтәре эшчәнлеге белән танышканнан соң, кайберләүләрдә менә шундыйрак хосусый балалар бакчасы оештыру теләге туар (“Җиңел аяклы Аяз”).

Совет заманыннан аермалы буларак, хәзерге белем бирү системасы балаларны өйдә укыту мөмкинлеге дә бирә. Тик бу ысулның уңайсызлыклары шактый күп. Мәктәпкә йөрмичә уку турындагы язмада шул кыенлыклар барлана.

Балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортымы – барысы да баланы киләчәккә, олы тормыш юлына әзерләргә, мөмкин кадәр һөнәр-хезмәт күнекмәләре бирергә тиеш. Бу җәһәттә хәзер җәмгыятебездә эшче һөнәрләре бирүче көллиятләр эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. “Көллияткә әтием киңәше белән килдем. Шулай да һөнәр сайлаганда әти-әни басым ясамаска тиеш дип уйлыйм. Бәлкем ул баланың чәчтараш йә стилист буласы киләдер. Күп кенә кеше үз эшен яратып бетерми. Яратып эшләгән эшеңә очынып барасың”, – ди әнә Казандагы Кече бизнес һәм эшкуарлык көллиятен тәмамлап, зур гына бер кондитер челтәрендә шеф-кондитер булып эшләүче Камилә Акимбетова.

Рәшит МИНҺАҖ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.