Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь укытучыларны низагтан чыгу юлларын чишәргә өйрәтәчәкләр

2 марттан Казанда яшь педагоглар өчен, үз максатларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, педагогик эшчәнлек өчен кирәкле практик күнекмәләр алу, яшь белгечләрне коллективка беркетү максатыннан, «Үсеш...

2 марттан Казанда яшь педагоглар өчен, үз максатларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, педагогик эшчәнлек өчен кирәкле практик күнекмәләр алу, яшь белгечләрне коллективка беркетү максатыннан, «Үсеш – развитие» дигән семинарлар һәм тренинглар үтәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, 25 яшь педагогны 20 сәгатьтән артык төрле дәресләр көтә. Шулай ук семинарларда алты эксперт һәм остазлар белән очрашулар да планлаштырыла.
Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, бу гомуми белем бирү оешмаларының яшь белгечләре өчен мондый форматта үткәрелә торган беренче чара. «Әлеге программа безнең укытучылар соравы буенча төзелде. Бу укытулар матур традициягә әверелер дип өметләнәбез», – диде ул.
Семинар кысаларында педагоглар өчен низагны чишәргә өйрәнү, педагогның психологик портреты, норматив-хокукый база нигезләре, социаль челтәрләрдә педагогның шәхси бренды, социаль проектлау, грант ярдәме кебек темалар буенча мастер-класслар оештырылачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ