Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәндә – Каюм Насыйри конференциясе

Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге XXI Халыкара яшьләр фәнни-практик конференциясе булып узды. Конференция Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни җитәкчелеге астында үт...

Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге XXI Халыкара яшьләр фәнни-практик конференциясе булып узды. Конференция Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни җитәкчелеге астында үтте.

Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар:
– Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызы, Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, ИФМКның гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы профессоры, КФУның Каюм Насыйри институты җитәкчесе;
– Хәлиуллина Нурия Усман кызы, филология фәннәре кандидаты, доцент, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, Уфадагы «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге җитәкчесе (Башкортстан Республикасы);
– Шәрәфетдинова Нурия Сәлим кызы, Бишкектә «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге җитәкчесе (Кыргызстан Республикасы);
– Үзбәкстанның Мирзо Улугбек исемендәге Милли университеты базасындагы «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге вәкилләре;

Конференция эшендә өч йөздән артык гомуми белем бирү оешмалары, Чувашия Республикасы, Башкортстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы, Казахстан Республикасы, Әстерхан, Самара, Сарытау, Пермь, Оренбург, Пенза, Ульяновск өлкәләре вәкилләре, Төркия, Германиядән КФУ студентлары, һәм Татарстан Республикасы районнары мәктәпләреннән катнаштылар.

Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,


Яшел Үзәндәге 10 нчы гимнзия директоры урынбасары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ