Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек-2021» бәйгесе башланып китте

«Мәгариф» журналы бәйге игълан итә: «Яшел бишек-2021» класстан тыш чаралар сценарийлары бәйгесе! Бәйге «Татнефть» АҖ  белән берлектә 4 нче ел рәттән оештырыла. Башка еллардан аермалы буларак, бәй...

«Мәгариф» журналы бәйге игълан итә: «Яшел бишек-2021» класстан тыш чаралар сценарийлары бәйгесе! Бәйге «Татнефть» АҖ  белән берлектә 4 нче ел рәттән оештырыла. Башка еллардан аермалы буларак, бәйгедә күптөрле номинацияләр,темалар тәкъдим ителә.
Конкурсның максаты - табигать дөньясына карата балаларда мәхәббәт тәрбияләү һәм аларга үзен табигатьнең актив субъекты итеп тоярга ярдәм итү.
Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләр­гә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, бәйге 30 сентябрьгә кадәр үткәрелә.
Конкурска «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «Экология», «География» фәннәреннән заманча дәрес эшкәртмәләре, класстан тыш чаралар сценарийлары кабул ителә.
Түбәндәге темалар тәкъдим ителә:

  • «Табигать белеме» номинациясе  (Күбәләкләр безнең белән уйныйлар әйләнә әйләнә» темасына (балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен);

  • «Әйләнә-тирә дөнья» номинациясе (башлангыч сыйныф укытучылары өчен) «Табигатьне яратам мин — һәрвакыт күңелемдә» темасына;

  • «Биология номинациясе» («Туган ягымның уникаль һәйкәлләре » темасына);

  • «География номинациясе» («Илләр гизәм, дөнья күрәм» темасына);

  • «Экология номинациясе» («Матурлыйм мин табигатьне үземнең яраткан эшем белән» темасына).


Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif-konkurs@bk.ru,  magarif@bk.ru) 30 нчы сентябрьнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Яшел бишек» конкурсына» дип искәртергә кирәк.
Конкурсның нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының ноябрь санында игълан ителә.
БҮЛӘКЛӘҮ
Конкурста һәр номинация буенча бер җиңүче билгеләнә һәм аларга Диплом, Конкурсны оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр бирелә. Аларның язмалары «Мәгариф» журналының декабрь, ноябрь  санында  бастырыла.
 Шулай ук жюри сайлап алган, җиңүчеләр исемлегенә кермәгән язмалар «Мәгариф» журналының ноябрь санында һәм  «Мәгариф РФ» электрон журналында басылып чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ