Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек» җыры ни хакта?

Татарстанда  җир куеныннан «кара алтын» чыгарыла башлауга 70 ел тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы редакциясе «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте  белән берлектә экологик темага  «Яшел бишек» дип аталга...

Татарстанда  җир куеныннан «кара алтын» чыгарыла башлауга 70 ел тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы редакциясе «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте  белән берлектә экологик темага  «Яшел бишек» дип аталган бәйге игълан иткән иде. 2018 елның 1 февраленнән 30 июненә кадәр дәвам иткән бәйгегә «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «Экология», «География» номинацияләренә караган 70 тән артык эш кабул ителде. Алар арасында  заманча дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара,балалар бакчаларында уздырылган тематик бәйрәм сценарийлары бар иде. Бәйгегә аеруча Кукмара, Арча, Әгерҗе, Мөслим, Әтнә, Актаныш, Балтач районнары, Казан, ӘлмәтНурлат каласы укытучылары һәм тәрбиячеләре  актив кушылды.DSC00931
Нәтиҗәдә жюри конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән таләпләргә туры килгән, оригинальлекләре 75 проценттан да ким булмаган һәм моңарчы беркайда да басылмаган дәрес эшкәртмәләре һәм сыйныфтан тыш чара сценарийлары сайлап алды. Монда бар да мөһим  иде. Язманың темага туры килүе дә, табигатькә мөнәсәбәт чагылышы да, бу мәсьәләгә үз карашың булу, фикер тирәнлеге,  әдәби тел нормаларының үтәлүе дә, оригигинальлек, иҗадилык та. Башкача була да алмый. Чөнки хөкемдарларыбыз да бик җитдиләр, саллылар шул: И.Т.Гайсин КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор; Җ.А Хөсәенов, КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры, педагогия фәннәре докторы;  Г.Х. Хаҗиев КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы  доценты, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы; М.Р Вәлиев. КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы.DSC00975Башланган эш беткән эш дибез бит. Бүген менә чәй табыны янында зур бәйрәм ясап, бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдык.


-Бу журналда таләпләр бик зур. Барлык эшләрне дә  иләк аша уздырып кына алалар. Безгә дә шундый бурыч куелды.  Конкурс эшләре таләпләргә туры килерлекме дип, кат-кат укыдык. Дөресен әйтергә кирәк, язмалар бик кызыклы булды, - дип башлады сүзен Илгизәр Тимергали улы Гайсин. -Ни өчен дип әйткәндә менә шушы экологик белем бирү буенча минем үземдә генә дә 17 кеше кандидатлык диссертациясе яклады. Алар белән балалар бакчаларында да, башлангыч мәктәпләрдә дә, урта мәктәптә дә, югары уку йортларында да эшләдек. Анда эшнең ничек куелганын мин яхшы беләм. Сезнең шушындый конкурсларда катнашуны мин зур батырлык дип уйлыйм. Чөнки куркыта да бит әле: эшне алырлармы, юкмы дисең...Балалар белән бергәләп эшләнгән эш бала күңеленнән бер дә җуелмый ул.  Алга таба да катнашыгыз конкурсларда. Бу район эшли, мәктәп эшли дигән сүз...DSC00984


Сүз барышында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы - «Мәгариф» журналы редакциясе җитәкчесе – баш мөхәррир Сөмбел Таишева бәйге күз уңында тоткан  максатларның тагын бер ягына игътибарны юнәлтте. Ул да булса - геогафия фәненә булган игътибарны арттыру мәсьәләсе.  Чөнки әлеге фән буенча ЕГЕ тапшыручылар саны да чагыштырмача зур түгел икән. Шулай да үсеш күренә диләр.DSC01075


Ни генә булмасын бер өстәл артында җыелуга сәбәп булган форсат күңелләргә яктылык, өмет өстәде.  Җиңүчеләр буларак затлы бүләкләргә ия булучылар гына түгел, ә бик тә урынлы, актуаль мәсьәләне күтәргән өчен жюри әгъзалары да, укучыларыбыз да  “Мәгариф”кә, аеруча аның башында торган Сөмбел Таишевага рәхмәтле иделәр. Безне гомер буе тибрәтүче “Яшел бишек” кемгә дә кадерле шул.


DSC01091


Жюри аерым номинацияләр буенча түбәндәгеләрне җиңүчеләр дип тапты


«Экология» номинациясе буенча:


I урын – Әлмәттәге Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта мәктәпнең өстәмә белем бирү педагогы Резеда ШӘРИПОВА.  «Экология современности» язмасы өчен (Мәгариф, 2018 ел, 3 нче сан). 


II урын – Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә ФАТЫЙХОВА. «Табигать һәм без» язмасы өчен. 


III урын – Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучысы Алсу ГАЙНУЛЛИНА. «Табигать – зур байлык» язмасы өчен.


Кызыксындыру призы:


Кукмара районы Х.Ваһапов исемендәге Березняк төп мәктәбенең I квалификация категорияле география һәм биология укытучысы, «Кырмыска» балалар экологик хәрәкәте җитәкчесе Расил НӘБИЕВ. «Авыру патша» язмасы өчен.


«Биология» номинациясе буенча:


I урын – Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология һәм география укытучылары Чулпан СӘМИГУЛЛИНА, Рузилә ҺАДИЕВА.«Мәктәп яны тәҗрибә бакчасының дизайн бизәлеше» язмасы өчен.


II урын – Теләче районының Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы Илһамия ШӘРИПОВА. «Чәчәк. Чәчәк төзелеше» язмасы өчен.


III урын – Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы Наилә ФӘСХЕТДИНОВА. «Табигый һәм ясалма биоценозлар» язмасы өчен (Мәгариф, 2018 ел, 6 нчы сан).   


«География» номинациясе буенча:


I урын – Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология-химия укытучысы Ләйсән ГАНИЕВА. «Әй, Ашытым, саекма!» язмасы өчен.


II урын – Кукмарадагы 6 нчы балалар бакчасының I квыалификация категорияле тәрбиячесе Гөлчәчәк БӘЗГЕТДИНОВА. «Экологическая тропа Кукмора» язмасы өчен.


III урын– Балтач районы Карадуган балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе Раушания НИГЪМӘТУЛЛИНА. «Чүлгә сәяхәт» язмасы өчен».


«Табигать белеме» номинациясе буенча:


I урын – Арчадагы «Тургай» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе Әсфирә ҺАДИЕВА. «Су – яшәү чыганагы» өчен.


II урын – Казандагы 167 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеРумия САЛИХОВА. «Һава»язмасы өчен.


III урын – Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара ӘСМАНОВА. «Табигатькә сәяхәт» язмасы өчен.


«Әйләнә-тирә дөнья» номинациясе буенча:


I урын – Казандагы 180 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузилә ФАТЫЙХОВА. «Экология календаре» язмасы өчен.


II урын – Мөслим районы Вәрәшбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә ХӘСӘНОВА. «Авылым гүзәллеге» язмасы өчен.


III урын – Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат ТАҖИЕВА. «Урман һәм кеше» язмасы өчен.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ