Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьлек каласы яшь булсын өчен

Россиядә бердәнбер «Түбәнкаманефтехим», «ТАНЕКО», «Шин» берләшмәләре кебек өзлексез эшләүче предприятиеләре булган Түбән Кама каласы пандемия чорында ничек яши икән, дигән борчу катыш уйлар белән киле...

Россиядә бердәнбер «Түбәнкаманефтехим», «ТАНЕКО», «Шин» берләшмәләре кебек өзлексез эшләүче предприятиеләре булган Түбән Кама каласы пандемия чорында ничек яши икән, дигән борчу катыш уйлар белән килеп кергән идем мин Түбән Кама мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова катына. Аларда хезмәт куючы яшь әниләрнең сабыйларын коронавирустан курыккан әби-бабайлар янында калдыру мөмкинлеге дә чикләнгәндер инде, мөгаен. Яше алтмыш биштән арткан өлкәннәр хәзер ул зәхмәтнең кемгә дә булса ияреп, фатирларына килеп керүдән уттан курыккан кебек шүрлиләр бит.

– Нинди генә авыр заманалар килмәсен, безнең халык җитәкчеләрнең теләсә нинди мәсьәләне хәл итү җаен табачагына ышанып яши, – диде Светлана Анатольевна. – Сезне кызыксындырган һәм күп калаларда эшли торган яшь әниләрне борчыган сорауга җавапны безнең 17 нче балалар бакчасында табарсыз. Мондый бакча әлегә Россиядә бердәнбер санала.
Әлеге бакчаның мөдире Лидия Жаркова:
– Без үзләре эштә вакытта сабыйларын кая куярга белмәгән әниләрнең борчуын үз өстебезгә алучылар, – дип каршы алды мине. – Безгә «югарыдан» алты айлыклар төркемен оештырыгыз дигән бернинди күрсәтмә бирүче булмады. Аның кирәклеген тормыш үзе белдерде. Шәһәрнең балалар бакчаларында эшләүче яшь белгечләр белән уздырылган бер очрашу вакытында, сүзара сүз чыгып, «Эшкә чыгарга теләгән яшь әниләргә ярдәм йөзеннән, аерым бер балалар бакчасында алты айлык нәнүсләрдән торган ясле төркеме ачып җибәрсәк ничек булыр?» – дигән фикер яңгырады. Шәһәрдә бер үк вакытта ипотека түләп, нәни балалар үстерүче гаиләләр барлыгы һәркемгә мәгълүм бит. Менә шундыйларның ярдәм сорап ялварган бер чакыру авазы кебек яңгырады ул сүз. Светлана Анатольевна аны район җитәкчеләренә җиткерде. Әниләр бәхетеннән, үтенеч «өстә дә» җирдә ятып калмады, хупланды.
Ипотека тоткынлыгында
Лидия Ивановна, үзе өлкән кеше булса да, яшьләрнең хәлен бөтен яклап аңлый. Күпләр борчылып уйлаган уйларны менә ничек бәян итте ул:
– Һәр яшь гаиләгә хас уртак мисал китерәм: ипотека түләүче, яңа аякка басып килүче гаиләнең, бала тудыру йортыннан бәби алып кайтуга, тормышы көтмәгәндә көйсезләнеп китә. Моңа кадәр ирле-хатынлы эшләп торган гаиләдә тормыш алып барырга акча җитми башлый. Чөнки яшь ана өйдә бала белән утыра, акчаны йортка ир ялгызы гына алып кайтканлыктан, гаилә бюджеты коргаксый. Бер хезмәт хакына ипотеканы да вакытында түләргә кирәк, шуның өстенә бала үстерәсе, тормышның башка мең төрле мәшәкатьләрен дә көйләргә өлгерәсе бар. Газизләрен бик тә күрше кварталда гына яшәүче әти-әниләренә илтерләр иде дә, яңа гына бишенче дистәләрен ваклаган, күзләрендә яшьлек дәрте сүнмәгән яшь әби белән яшь бабайның бер дә өйдә бикләнеп, бала карыйсы килми шул. Ә өлкәнрәкләргә сабыен калдырудан яшь ханымнар үзләре үк шөлләп тора. Ни әйт-сәң дә, карт кешенең игътибары, көче җитеп бетмәскә мөмкин. Бу пандемиясе дә аяк чалып тора бит әле аның.
– Беркемгә дә сер түгел, хәзерге заман гаиләсенең тотрыклыгы аның матди хәленә аеруча нык бәйләнгән. Түбән Камадагы демографик хәлнең башка калаларга караганда яхшырак булуы анда хезмәт хакларының тотрыклы һәм чагыштырмача югарырак торуына бәйле, күрәсең. Биредә яңа гаилә коручылар саны, аерылышучыларныкына караганда, күпкә ким. Экологиясен бик мактамасалар да, якты дөньяга килүчеләр саны да китүчеләрнекеннән артыграк икән. Шуның өстенә сабыйларны ясле-бакча белән тәэмин итү дә бу калада яхшырак куелган. Яшәрмәсә, аңа яшьлек каласы статусын саклап калу авыр булачак шул.
Химаяче Элвин Грей
Шәһәрдә төрле юнәлештә эшләүче 76 балалар бакчасы бар, шулай да аның алты айлыклар тупланган ясле төркемен оештыру өчен нигәдер Тукай урамындагы 35 нче а йортка урнашканын сайлап алынган. Шәһәр үзәгенең гүзәл табигатьле, иң тыныч җиренә салынгангамы, әллә башка бер сәбәп бармы?
– Әлбәттә, янәшәдә генә 1 нче балалар сырхауханәсе урнашуы иң төп сәбәп булды, – диде ул, дөресен әйтергә яратучы буларак. – Табиблар күзәтүеннән башка имчәк баласын үз канатың астына алу мөмкин эш түгел. 2019 елның 1 мартыннан бакчаны капиталь ремонтка яптык. Алты айлык сабыйларны тәрбияләү өчен идеаль шартлар кирәк бит. Җылытыла торган идәннәр җәйдек. Нәниләр өчен «Romack» компаниясе ясаган махсус йомшак караватлар, зур манеж алып куйдык. Янә бер урынлы – дүрт, ике урынлы ике балалар коляскасы да сатып алынды. Гомумән, барлык җиһазларны өр-яңадан алмаштырдык. Диварлар сәнгатьле итеп буялды. Балаларның яшенә карап, һәр бүлмәнең үз төсе, үз рәсемнәре булдырылды.
Ходайга шөкер, бу изге эштә ялгыз булмадык. Чаллы шәһәренең «Мәрхәмәтле йөрәкләр» хәйрия фондының акчалата ярдәме зур булды. Чаллылылар башка төрле материаллар, дарулар алырга да нык булышты. Башкортстанның халык артисты Элвин Грей Түбән Камада куйган бер концерт акчасын тулаем безгә тапшырды. Шулай итеп, 1 октябрьдә бакча яңадан үз көчендә эшли башлады. Нәниләрнең беренче төркеме ун сабыйдан торыр дип фаразлаган идек, декабрьдә беренче дүртесен кабул иттек. Баштарак курку да көчле булды. Кеше баласы бит. Менә ул тик торганда елап җибәрә. Әнисен сагынганнан елыймы ул, эче авырткангамы – беркем дә белми. Шуңа да аларга ике тәрбияче, ике бала караучы, ике шәфкать туташы беркетелгән. Өстәп, балалар сырхауханәсенең баш табибы урынбасары Ольга Митина көн дә дүрт сәгать дәвамында сабыйлар янында була. Һәркайсының аерым-аерым хәлен белә, температураларын үлчи, йөрәк тибешләрен, тын юлларын тыңлый, авырлыкларын үлчи, тәрбиячеләргә киңәшләрен бирә, меню белән кызыксына, санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлүен тикшерә. Балалар бакчасына шундый танылган табибәнең килүе барлык әниләрнең күңеленә хуш килде, чөнки Ольга Викторовна барлык сабыйларның саулыгын контрольдә тотуны үз өстенә алды. Ул гынамы, аның күрсәтмәсе буенча, нәнүсләр янына башка төр табибәләр дә килеп китә. Шулай яшь аналарны гаилә кризисларыннан, хастаханә сукмакларын таптаудан йолып калды ясле төркеме ачылу. Хәзер андагыларның саны җидегә җитте. Бакчага 179 бала йөрүен истә тотсак, кайберәүләргә бу сан аз да тоелыр. Без ун сабыйдан торган төркем төзергә планлаштырган идек, әмма табиблар алты айлыкларның санын арттыру әлегә иртәрәк дип саный. Югыйсә алты айлык сабыйларын бакчага бирергә әзерләнгән әниләрнең исемлеге дә озынайганнан-озыная бара.
Ватсап аша исәп-хисап
Бакчада тәҗрибәле 22 педагог эшли. Хезмәткә тәрбиячеләрдән кала, музыка, татар теле укытучылары, укытучы-логопед, физик күнегүләр буенча инструктор, психолог, дефектологлар алынуы бала үстерүнең гаять тә нечкә, катлаулы хезмәт икәнлеге турында сөйли.
Лидия Ивановна Жаркова – үз гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә багышлаган педагог. Хезмәт юлын 1982 елда, Чистай педагогия училищесын тәмамлагач, Түбән Камага кайтып, балалар бакчасында тәрбияче һөнәреннән башлап җибәрә. Аннары шул эшеннән аерыла алмый – хезмәтен өлкән тәрбияче, бакча мөдире булып дәвам иттерә. Хезмәт чорында читтән торып Чаллы педагогика институтын тәмамлый. Ире Сергей Павлович белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Хәзер һәркайсының үз гаиләсе, җиткән балалары бар.
Бакчаның өлкән шәфкать туташы Галина Сармаеваның ясле төркемендәге өч яшьлек сабыйларга (ясле төркеме өч өлешкә – алты айлыктан бер яшькәчә; бердән ике яшькәчә; икедән өч яшькәчә төркемчәләргә бүленә) массаж ясаган вакытына туры килдек.
– Без бала түгел, шәхес тәрбиялибез, – диде хезмәте турында Галина Михайловна. – Сабыйларга нәрсә вәгъдә итсәң дә, сүзеңдә нык торырга кирәк, чөнки алар сиңа ышана. Мин аларның каршына төрле кош, җанвар рәсемнәре элеп куям да, аннары бергәләп аларны пластилиннан әвәләргә керешәбез. Рәсемдәге җанвар яки кош турында төрле әкиятләр сөйлим. Алар куллары белән җан иясе ясауларына чын рәссамдай куанып, әсәрләнеп китәләр. Бер үк вакытта пластилиннан төрле сурәтләр әвәләү нәниләрнең кул-бармак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булыша.
Сабыйлар белән идәндә тәгәрәп уйнап яткан бала караучы Гөлназ Валдавинаның да сөйләр сүзе бар.
– Алар белән яши-яши үзебез дә шул сабыйларның әниләренә әйләнеп беттек, – диде ул, кочагындагы өч яше дә тулмаган Милананың аркасыннан сөеп. – Әниләре сабыйларны иртәнге сәгать алтыга китереп җиткерәләр. Таңнан алып килүләренең сәбәбе эш белән бәйле. Кемнәр генә юк яшь әниләр арасында – бизнесменнар, машина төзүчеләр, тегүчеләр, кыскасы, барысы да шәһәребездәге предприятиеләрдә эшләүчеләр. Балаларны сөт белән тукландырганнан соң, массаж ясыйбыз. Җайлап кына утырырга, борылырга өйрәтәбез. Менә Милана Кулина җиде айдан «ходунок» белән йөрергә өйрәнде. Гадәти бакчаларда өч яшьтән узган нәнүсләр арасында кашык тота белмәүчеләр бар, безнең Милана барысын да үзе булдыра. Балалар бигрәк тә туп белән уйнарга ярата. Тәгәрәтеп җибәргәннәренә куанып, кулларын чәбәкли-чәбәкли көләләр. Аларга ияреп, без дә сабыйларга әйләнүебезне сизми дә калабыз. Күңелдәге бөтен сагышларыбыз эреп бетә шулар белән. Тугыз ай тулгач, сабыйлар кашыклы режимга күчә. Шулай итеп, сабый халкын кашык тотып ашарга, чүлмәккә утырырга өйрәтергә тотынабыз. Ольга Викторовна исә көн дә авырлыкларын үлчи. Иртән йоклап алганнан соң, сәгать уннан көндезге икегә кадәр һавада йөртәбез. Бәбиләр әнә шулай уйнап һәм йоклап үсә. Өйләренә кичке алтыда озатабыз. Онытып торам: балаларны фотога төшереп, нинди чаралар үткәргәнебезне сөйләп, әниләренә Ватсап челтәре аша хисап биреп барабыз.
ӘНИЛӘР НИГӘ ТЫНЫЧ?
Мин бакча турында әниләрнең фикерен белү өчен бер-икесенә шылтыратып та алдым.
Гөлназ Тарасова:
– 17нче бакчада мондый төркем барлыгын Әлмиремә йөкле вакытта ук ишеттем. Аннары ирем Фәнил белән аңа алты ай тулганын көттек. Минем кебек, декретта өйдә озак утыра алмаган әниләр өчен бу бакча – чып-чын табыш! Сабыемны беренче тапкыр бакчага илткәч, шундый курыктым: белмәгән җирдә берүзен ничек калдырып китәргә дип уйладым. Биш ай ярым гына иде бит әле ул чагында. Әмма тәрбиячеләрне якыннан белә башлагач, барлык шөбһәләрем, куркуларым таралды. Беренче көнне үк Ватсап буенча улымның фотоларын, видеосын алдым. Аларда тәрбиячеләр һәм бала караучыларның сабыйларны аналары кебек багуларын күреп тынычландым. Бу төркем белән эшләүче тәрбиячеләр Анастасия Баранова, Любовь Хәбибуллина, өлкән тәрбияче Виктория Григорьева хезмәтеннән бик тә канәгатьбез. Аларның игътибарына һәм кайгыртучанлыгына зур рәхмәт!
Арина Гыйльметдинова:
– Кызыбыз Каринаны бакчага илткәндә 7 ай гына тулган иде. Миңа 35 яшь, «Саклык банкы» акционерлык җәмгыятендә эшлим, ирем Илфатка – 34, ул – шәхси эшкуар. Бу төркем тәрбиячеләреннән бик тә канәгатьбез, чөнки нәниебез ышанычлы кулларда булгач, бизнесны үстерергә дә мөмкинлек бар, мин дә эшемдә тыныч.
Карина күзгә күренеп үсә, аның шөгыльләре көннән-көн арта бара. Хәзер аңа яшь тә бер ай, ул чүлмәккә үзе утыра, бик күп сүзләр белә һәм кеше белән бик җиңел аралаша. Өйдә торса, болай коллективка, кешеләргә тиз ияләшмәс, «кыргыйрак» булып үсәр иде дип уйлыйм. Тәрбиячеләрнең һәм бала караучыларның ару-талуны белмәс хезмәтләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Әниләр рәхмәте йөрәккә һәрвакыт май булып ята. Димәк, 17 нче балалар бакчасына йөргән алты айлыкларга яхшы тәрбия бирелә.

Дәрван КАШЛАК

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ