Логотип Магариф уку
Цитата:

«Элек-электән Казан белән Себер арасында такыр юл булган»

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре, соңгы елларда Умлы (Омск), Тумлы (Томск), Төмән, Новосибирск, Иркутск якларында – Себернең йөз иллеләп авылында булып, кар...

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре, соңгы елларда Умлы (Омск), Тумлы (Томск), Төмән, Новосибирск, Иркутск якларында – Себернең йөз иллеләп авылында булып, кардәшләребезнең җирле сөйләш үзенчәлекләрен, фольклор үрнәкләрен, халык музыкасын, сәнгатен, борынгы кулъязма китапларны, кабер ташларын өйрәнеп кайтты. «Татар-информ» агентыгында булган матбугат җыелышында  фән әһелләребез  әлеге фәнни экспедицияләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашты.

   – Әлеге фәнни экспедицияләр Себер төбәгендә яшәүче кардәшләребезнең татар халкының аерылгысы өлеше булуын дәлилли. Бу комплекслы экспедицияләр, бердән, сандык төпләрендә, күңел түрләрендә сакланып калган рухи мирасны теркәп калдыру булса, икенчедән, без әлеге бәһасез байлыкны, китап рәвешендә нәшер итеп, кире халыкка кайтарабыз, – дип башлады эшчәнлекләре белән таныштыруны институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов. ТӘһСИдәге Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров үз чиратында себер татарларының ике зур тамырдан торганлыгын бәян итте. “Боларның берсе гомер-гомергә Себердә яшәп формалашкан халык булса, икенче тамыры – Идел-Урал буйларыннан төрле гасырларда ачлыктан, җир җитмәүдән яки сәяси эзәрлекләүләрдән качып, бәхет эзләп килгән милләттәшләребез. Казан беләнСебернең мәдәни-мәгърифәти, иктисади багланышлары Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында да нык булган. Үз вакытында Себер ханы Мамук Казан ханы булып тәхеттә утырган. Элек-электән Казан белән Себер арасында яхшы таныш, такыр юл булган”, – дип ул ике арадагы хезмәттәшлеккә бик күп мисаллар китерде. Аерым алганда, Идел буеннан чыккан сәүдәгәр Заһидулла һәм Шәйхулла Шәфигуллиннарның бу тарафларда татар мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш кертүен тәфсилләп сөйләде галим.
Шунысы кызык: әүвәл Идел-Урал буйларыннан күченүче кардәшләребез себер татар авыллары янәшәсендә төпләнү ягын караса, күчеп килгәннәрнең зур бер төркеме себер татар авылларына килеп урнашкан. «Кем белән генә сөйләшә, шәҗәрәсен ачыклый башласаң,берәр  әбисе яки бабасы Идел-Урал буеннан килгән кеше булып чыга. Безнең инде каннарыбыз да катнашып беткән. Дөрес, кешеләрнең килеш-килбәтләрендә Себер чалымы өстенлек итә, моны бу якның кырыс табигате  тәэсире дип карарга кирәк», – дип аңлатты И. Гомәрев.
Шунысы кызык: безнең Казан якларында дастаннар инде хәзер язма мирас буларак кына мәгълүм булса, Себердә «Идегәй», «Таһир-Зөһрә» дастаннарын әле дә истә тотучылар бар икән. Бу хакта журналистларга халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре Илсөяр Закирова сөйләде. «Анда «Сак-сок» бәетен, «Сарман» җырын белмәгән кеше юк», – дип бик күп уртак халык авыз иҗаты әсәрләрен санап китте ул.
Лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова исә, диалектларга бүлеп өйрәнү халыкны бүлгәли, дигән фикерне кире кагып, бу эш телебезне яхшырак белү, тамырларыбызны саклау өчен кирәк; әлеге эш һич тә бердәмлеккә зыян салмый, дип белдерде. Чынлап та, кайбер шәхесләребезнең әлеге эшчәнлеккә салкын каравы илдәге сәясәткә  генә бәйле. Әнә урысларда да диалектлар аз түгел. Әмма моңа карап төрле диалектларга караучы урысларны аерым халык дип игълан итәргә ашыгучылар күренми.
Чынлап та, себер татарлары белән казан татарларының бер халык икәнен раслаучы мисаллар көнкүрмешебездә буа буарлык. Борынгыдан ике арада тыгыз бәйләнешләр булуы турында мин үзем туып үскән Мөслим районыннан гына берничә мисал китерә алам.  Мөслим районында Омск өлкәсендәге кебек Күбәк исемле авыл бар, анда Күчем токымы (Себер ханлыгының соңгы ханы Күчем исемле) дип йөртелүче кешеләр яши. Күчмәннәр булып яшәгән дәвердә борынгы бабаларыбызның Иртеш-Ык елгаларын иңләп, буйлап йөргәне татар тарихчылар өчен бернинди сер түгел.
Рәшит МИНҺАҖ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ