Логотип Магариф уку
Цитата:

Эзтабарлар барчагызны бәйрәмгә көтә

8 июньдә Казанда зур вакыйга көтелә: «Кар десанты» эзләнү хәрәкәтенең 55 еллыгы, ә «Ватан» берләшмәсенең 30 еллыгы уңаеннан «Солдат медальоннары ачыклаган исемнәр» дигән Бөтенроссия конференциясе үз э...

8 июньдә Казанда зур вакыйга көтелә: «Кар десанты» эзләнү хәрәкәтенең 55 еллыгы, ә «Ватан» берләшмәсенең 30 еллыгы уңаеннан «Солдат медальоннары ачыклаган исемнәр» дигән Бөтенроссия конференциясе үз эшен башлаячак. Аның эшендә илебезнең илледән артык төбәгеннән эзтабарлар катнашырга теләк белдергән. Чөнки Татарстандагы «Ватан» берләшмәсенең күпме еллар хәбәрсез югалганнар исемлегендә саналып йөргән каһарманнарның исемнәрен халыкка кайтаруда кылган изге эш-гамәлләрен берничек тә бәһаләп бетермәле түгел. Моның шулай икәнлеген конференция прграммасына кертелгән чаралар үзләре үк күп нәрсә хакында сөйли. Конференциянең беренче көнендә үтәсе чаралардан менә кайберләре генә: 8 июнь көнне иртәнге сәгать 11 дә башкалабызның Җиңү паркында хәтер митингысы үтәчәк. Анда тумышлары белән Минзәлә һәм Кама Тамагы районнарыннан булган Александр Прокопьевич Меньшов белән Зарифулла Бикмуллинның эзләнү отрядлары тарафыннан Псков һәм Тверь өлкәләрендә табылган медальоннары туганнарына тантаналы шартларда тапшырылачак.
Көндезге сәгать 2 дә исә Оренбург трактындагы «Россия – минем тарих» паркында «Ватаныбызның күк йөзе» дигән мультимедиа күргәзмәсен ачу булачак. Анда «Солдат медальоннары ачыклаган исемнәр» китабының әле яңарак дөнья күргән 11 нче томын тәкъдим итү күздә тотыла.
Ә инде кичке сәгать 5 тә Ленин мәдәният сараенда «Кар десанты» эзләнү хәрәкәтенең һәм «Ватан» берләшмәсе юбилейлары уңаеннан тантаналы җыелыш булачак.
Бөтенроссия конференциясе 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ