Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары белем турындагы диплом кирәкме, юкмы?

Уңышка ирешү, яхшы хезмәт хакын алып эшләү югары белемле булуга бәйлеме? Иртәме-соңмы бу сорау белән бик күпләр очраша, фикер йөртә башлый. Шулай да Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге югары белем зур хез...

Уңышка ирешү, яхшы хезмәт хакын алып эшләү югары белемле булуга бәйлеме? Иртәме-соңмы бу сорау белән бик күпләр очраша, фикер йөртә башлый. Шулай да Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге югары белем зур хезмәт хакына, карьера баскычыннан күтәрелүгә йогынты ясый дигән фикердә. ҺҺ.ru порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, югары белемлеләр ким дигәндә 70 мең сум, урта һөнәри белем алган кешеләр 45 мең уртача хезмәт хакына өметләнә. Үз хезмәтләре өчен 100 меңнән артык хезмәт хакы түләнүен теләүчеләр дә аз түгел икән. Сораштырылучыларның 17 проценты шулай дип уйлый.  
Эш табарга ярдәм итүче «Эш.ру » порталы оештырган сораштыруда катнашучыларның 59 проценты  югары белем турындагы дипломның уңышка ирешүдә роле зур дип җавап биргән. Әмма  10 процент сораштырылучы «каты тышлык»ның мул тормышта яшәүдә тәэсире зур түгел дип белдергән.
«Эш.ру»  сервис хезмәткәрләре белән эшләү процессларын үстерү һәм рекрутмент җитәкчесе Ольга Киляшева фикеренчә, югары белем турында диплом уңыш гарантияләми.  Әмма югары уку йортын тәмамлау  киләчәктә эштә  кирәк булган сыйфатларны үстерергә, оешканлык, төгәллек кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә, дигән ул.
Белгеч әйтүенчә, кайбер белгечлекләр диплом таләп итми. Аеруча креатив индустрия, ИТ-өлкә, шулай ук зур булмаган коммерцияле бизнес-структураларда яхшы күрсәткечләргә ирешү онлайн-курслар узу, стажировкалар һ. б. ярдәмендә кирәкле белем һәм күнекмәләр алу да җитә.
Димәк, югары белем булмау максатларга ирешергә комачауламый. Иҗтимагый элемтәләр үсеше компаниясе генераль директоры Екатерина Мовсесян: «Күләмле хезмәт хакын алып эшләү, олы дәрәҗәләргә ирешү кешене сәләтенә һәм амбицияләренә бәйле. Бүгенге заман таләпләренә яраклашырга омтылу, белемне даими рәвештә үстереп тору бер тапкыр алынган югары белемгә караганда отышлырак. Бүген тормышта үз һөнәреңне берничә тапкыр алмаштыру яки, ким дигәндә, яңадан квалификация үтү гадәти хәлгә әверелеп бара»,– дип фикерләрен җиткергән «Российская газета »сы  хәбәрчесенә.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ