Логотип Магариф уку
Цитата:

Z – зет һәм A – альфаны ничек кызыксындырырга?

Бүгенге балалар мәгълүматны башкача кабул итә. Безгә аларның таләпләренә яраклашырга кирәк, ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. Әлбәттә, хәзер һәр матбугат...

Бүгенге балалар мәгълүматны башкача кабул итә. Безгә аларның таләпләренә яраклашырга кирәк, ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. Әлбәттә, хәзер һәр матбугат чарасы Интернетта яңа платформалар булдырырга тырыша. Шулай да Интернетка күчү басмага зыян салмасмы, балаларның укырга теләген тагын да киметмәсме? Зилә Зиннур кызы белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Зилә, бүгенге көндә сезнең редакция журнал чыгару белән генә чикләнми. Балаларны матбугатка тарту, аларда туган телебезгә карата мәхәббәт уяту өчен тагын бик күптөрле эшчәнлек алып бара. Сүзебезне шул проектлардан башлап китик әле.
– Нәкъ ике ел элек «Татмедиа» АҖ кысаларында «Татмедиа Junior» дигән төркем барлыкка килде. Ул төркемгә «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» һәм «Идел» журналлары керә. Аны уйлап табучы һәм безне эшкә этәрүче генераль директорыбыз – Шамил Мөхәммәт улы Садыйков.
Дөрестән дә, бүгенге «Салават күпере» һәм «Сабантуй» – без укып үскән журналлардан бик нык аерыла торган мультимедиа басмалар. Аларны журнал дип кенә әйтү дөрес тә булмас. Ни өчен без менә шундый эшкә тотындык соң, ни өчен мәкаләләр, әкиятләр, хикәяләр яза торган журналистлар кулларына камера, телефон тотып, видеолар төшерә, монтажлый башладылар? Ни өчен сценарийның «с» хәрефен дә белмәгән кызлар бүгенге көндә иртәдән кичкә кадәр сценарий язалар? Бу сорауларга җавап итеп шуны әйтәсем килә: без әзерләгән басмалар бүгенге көн баласы ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш.
 
2000 еллардан соң туучыларны Z (зет) һәм A (альфа) буыннарына бүлеп йөртәләр. Алар буыны мәгълүматны башкача кабул итә. Хәзерге балалар текст укырга яратмый дип әйтәбез. Дөресен әйтергә кирәк, бу укырга яратмау белән генә аңлатылмый. Балалар язма мәгълүматны авыррак кабул итә, аларның табигый мөмкинлекләре бөтенләй башка. Замана баласы текстны аудио һәм видео аша кабул итә.
Гадәттә, өлкән буын вәкилләре яшьләрне ачуланырга ярата. «Китап укымыйлар, болардан киләчәктә кем чыгар?» диючеләр бар. Әмма мин үзем бу сүзләрне бер дә хупламыйм, чөнки хәзерге буын, ягъни безнең балалар, бездән дә сәләтлерәк, бездән дә булдыклырак. Нәкъ менә шулар дөньяны өр-яңадан ачачак.
Безнең алда ике төрле юл бар иде. Беренчесе – яшь буыннан зарланып утыру. Бу очракта безнең арабызда зур упкын барлыкка килер иде. Икенче юл – безнең потенциаль укучыларыбызны аңларга тырышу. Без икенче юлны сайладык һәм аларның таләпләренә туры килерлек яңа проектлар булдырдык. Балалар белән очрашып, киңәшләшеп, аларның фикерләрен дә белеп, алар караган популяр каналларны иртәдән кичкә кадәр күзәтеп, шулар нигезендә үзебезнең эшләрне башлап җибәрдек.
Проектлар дигәндә, бөтен социаль челтәрләрдә таралган видеороликларыбызны күздә тотабыз. Иң зур уңыш һәм караучылар саны, әлбәттә, Ютубта. Шуның аркасында журналларыбыз, бер ел үткәч тә, әһәмиятен һәм актуальлеген югалтмый, искерми. Аларны теләсә кайсы вакытта сатып алырга һәм укырга мөмкин. Журнал менә шундый китап-кулланмага әверелде.
Журнал белән бу проектлар арасында нинди бәйләнеш бар соң? Мисалга, менә бу җиләк-җимеш темасы бирелгән санны алыйк. Ул былтыр ничек актуаль булса, хәзер дә шулай ук. Быел да без җиләк җыябыз, кайнатма кайнатабыз, ун елдан да шулай булачак. Ул теманы балаларны кызыксындырырлык итеп ничек тәкъдим итәргә? Әкиятләрне үзебезнең редакция хезмәткәрләре яза. Күпчелеген бик талантлы әдәби мөхәрриребез Гөлнара Хәйдәрова әзерли, шулай ук Әдилә Борһанова, Ландыш Фазуллина кебек авторларыбыз да кызыклы әкиятләр тудыра башлады. Биредә без, беренчедән, өч телдә җиләк-җимеш атамаларын өйрәнәбез һәм, QR-код аша узып, «Бәби сүз» проекты кысаларында аларның рәсемнәрен күрәбез. «Беләсем килә» сәхифәсендә алмагач, каен җиләге, кура җиләге, кара җиләк, аларның тарихы, килеп чыгышы, файдасы турында кызыклы видеолар карыйбыз. Видеоларны 2–3 минутка сыйдырырга тырышабыз, чөнки артык зур мәгълүматны бала кабул итми. Аның телефон карап, көне-төне утыруын да хупламыйбыз.
Журналның һәр битендә дидактик уеннар бирелгән, аларны без ябыштыргычлар белән баетабыз. Монда саннар, төсләр, формаларга караган уеннар, башваткычлар, буягычлар – барысы да бар. Бирелгән темалар күктән алынмый, алар уку-укыту, белем бирү стандартлары нигезендә уйланыла. Бу– балага берьюлы өйдә шөгыльләнү һәм балалар бакчасында яки мәктәптә өйрәнгәнне кабатлау өчен дә менә дигән ярдәмлек. Әлеге проектлар – тәрбиячеләр өчен дә әзер кулланма, шуңа журналның популярлыгы һәм тиражы да зурдыр дип уйлыйм.
– Менә мин үзем укып үскән «Салават күпере» , «Сабантуй»ларны бик сагынам. Алар белән нинди дә булса уртаклык бармы, традицияләрне саклап калырга тырышасызмы?
– Без укып үскән журналларның нигезен әдәби әсәрләр– шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр тәшкил итә иде. Әлбәттә, алардан аерылу җиңел булмады. Әмма, әйткәнемчә, аның белән генә бүгенге заман баласының игътибарын җәлеп итеп булмый. Китап – бер нәрсә, ә ябыштыргычлы журнал ул, гомумән, башкача кабул ителә. Бала иң элек менә шул наклейкалар белән уеннарны уйнап чыга. Аннары сыза, боза. Шуннан соң гына аңа, акрынлап, тәмләп кенә QR-кодларны күрсәтә-күрсәтә, әкиятне җиткереп була. «Утыр әле, дустым, хәзер шигырь укыйбыз» дигән формат бүгенге балаларга, гомумән, килешми. Элек безгә әти-әниләр, сорап тормыйча, каты гына әйтәләр иде. Ә замана баласын, үзенең теләге, кызыксынуы булмаса, берни эшләтеп булмый. Моны укытучылар һәм тәрбиячеләр дә раслый. Әйе, дөрестән дә иркә, шул ук вакытта акыллы, кызыксынучан, үзенә нәрсә кирәген бик яхшы белә торган буын ул – Z һәм A.
Без, билгеле, электән килгән традицияләрне дә саклап калырга тырышабыз. Мәсәлән, «Сабантуй» журналына ике ел элек барыбыз да яраткан Шәвәли образы яңадан әйләнеп кайтты. Ул төрле комиксларда яши, басманы җанландырып йөри. Ютуб каналда да «Шәвәлидән сора» проектын яратып карыйлар.
Ә инде балаларыбызга татарча милли тәрбия бирергә телибез икән, татар журналлары кече яшьтән үк сабыйларның өстәл китабына әйләнергә тиештер. Безнең бурыч – замана таләпләренә җавап бирүче, хәзерге балаларны җәлеп итәрлек, кызыклы басма булдыру.

– Проектларыгызга чын артистларны да җәлеп итәсез дип беләм...

– Әйе, мәсәлән «Күңелле әлифба» – шулай ук «Татмедиа Junior» кысаларында бик уңышлы гына баручы проектларның берсе. Биредә Г.Камал театры артисты Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә ярдәмендә безнең укучылар һәм караучылар берьюлы берничә максатка ирешә. Бала теге яки бу хәрефкә башланган сүзне, аның язылышын күрә, авазны ишетә, ул хәрефкә башланган сүзләрне исендә калдыра. Мәсәлән, бу видеода «ә» хәрефе һәм әфлисун, әти, әтәч, әфсен, әкәм-төкәм дигән сүзләр тәкъдим ителә. Ул хәреф җанлы итеп бирелә, аның үз тавышы, үз холкы бар. Серияләрнең эчтәлеге дә, аларда сурәтләнгән хәлләр дә, хәрефләрнең үз-үзләрен тотышы да бер-берсен кабатламый. Шулай итеп, һәр балага әлифбаны күңелле һәм үтемле итеп өйрәнергә булышабыз. Бу проект бик уңышлы килеп чыкты. Ул караучыларның саныннан да күренә. Алар инде ун меңнән артык.
Журналда ул ике бит итеп биреп барыла. Һәр хәрефкә багышланган сүзне бала рәсемнән табарга тиеш. Мәсәлән, «М» хәрефе битендә мәче, миләш, мәктәп, мәк чәчәге, мәчет яшеренгән. Биредә кечкенә балалар бармакларын язуга да күнектерә алалар.
Шулай итеп, без татар әлифбасын «язып» бетердек. Ләкин аның белән генә чикләнмәдек. Хәзерге көндә төшерүләр дәвам итә. Инде без Зөбәйдәне, авазларны кушып, иҗекләр ясарга өйрәтәбез. Төшерү мәйданчыгын да үзгәрттек, бу видеоларны КидСпейста эшләдек. Монда Алмаз белән Зөбәйдә төрле рольләргә керделәр: машина йөртүче, автослесарь, табиб, янгын сүндерүчеләр булдылар. Шулай кызыклы итеп, ике хәрефне бергә кушып, авазлар ясарга өйрәнәбез. Нәниләр алар артыннан кабатлап утыра. Кечкенә тамашачыларда «менә минем яшьтәшем татарча сөйләшә икән бит, мин дә аның шикелле аралаша алам» дигән уй тудырсак, без проектның төп максатына ирешә алдык дигән сүз.
– Бүгенге көндә бик популярлашкан «СалаваTikлар» проектын ничек башлап җибәрдегез? Бу төркемгә эләгәсе килгән балалар күптер, аларны ничек сайлап аласыз?
«СалаваTikлар» турында бик озак сөйләп булыр иде. Бу проект шулкадәр уңышлы булыр дип көтмәгән дә идек. Без бик популяр төркем – рус телендә җырлый торган «Кукутикларны» беләбез. Максатыбыз татарча «Кукутиклар» булдыру иде. Минемчә, бүгенге көндә «СалаваTikлар» «Кукутикларны» уздырып та җибәрде. Без бу проектны Гөлназ Гафурова белән, алты бала җыеп, Казан филармониясендә башлап җибәрдек. Татар халык җырлары, үзебез кечкенә вакытта җырлап үскән «Чума үрдәк, чума каз», «Әйлән-бәйлән», «Күбәләк», «Туган тел» кебек 30 га якын җыр яздырылды. Аларны без яңарттык, заманча ритмнар, биюләр белән бизәдек, яңа аранжировка ясап сүтеп җыйдык та нәниләргә анимацияле видео тәкъдим иттек. Бу видеолар мең ярымга кадәр караучы җыйды. Безнең рекордлы «Әпипә» җырын 117 меңнән артык бала карады! Ул ел ярым элек чыккан иде. Ютуб акыллы, ул бер караганны ике санамый. Бер бала аны 45 мәртәбә караса да, ул бер генә булып исәпкә алыначак. Шуңа күрә горурланып, шатланып әйтә алам: без татарның милли мирасын саклауга үз өлешебезне кертәбез һәм аны балаларга заманча формада тәкъдим итәбез. Бүгенге көндә «СалаваТikлар»ның фанатлары да бар. Алар, 3ؘ–7 яшьлек малайлар һәм кызлар, «СалаваTikлар»ның бар җырларын яттан беләләр. Хәзер мин дә «СалаваTik» булыйм әле дип йөрүчеләр бик күп. Димәк, 10 балага гына татарча җыр өйрәтсәк тә, бу татар телен саклауга зур ярдәм булачак.
Бүгенге көндә «СалаваTikлар» төркемендә алты бала. Аларның өчесе буй буенча да, яшь буенча да үсеп китте инде. Шуңа күрә аларны алмаштыру өчен кастинг игълан ителде. Теләүчеләр күп, шуңа да мөмкин кадәр дөрес булсын өчен, талантлы балаларны халыктан җыябыз. Алла боерса, сентябрь-октябрь айларында «СалаваTikлар» үзләренең яңа җырларын инде яңа составта яздырыр һәм халыкка ирештерә башлар дип өметләнәбез.
Бу проект – минем өчен аерым бер хезмәт, аерым бер эш, дип әйтер идем. Без Казан паркларында һәм скверларында 15 тән артык концерт бирдек һәм Кариев театрында быел беренче түләүле концертыбызны уздырдык. Куркып кына билетлар саткан идек, ни гаҗәп, алар ике сәгать эчендә алынып бетте. Бу проект алга таба да дәвам итәр һәм бүгенге әти- әниләргә, тәрбиячеләргә балаларны татар теленә өйрәтүдә зур ярдәмлек булыр дип ышанам.

– Чынлап та, балаларның мөмкинлекләрен төрле яклап өйрәнәсез, аларны өйрәтәсез. Ә менә аларның үз иҗатына урын каламы?
– Бу сорауга җавапны «Сабантуй» журналы мисалында китерер идем. Горурланып әйтәм: ул бит– 1924 елда нигез салынган «Яшь ленинчы» газетасының дәвамчысы. Быел безгә 98 яшь тула. Заманында Роберт абый Миңнуллин тәкъдим иткән исем аңа бик тә туры килә. Бу инде балалар журналы гына түгел, ә җиде яшьлек зур шәхесләр басмасы. Башлангыч һәм урта сыйныфларда укучы балаларның кызыксынулары шулкадәр төрле. Кемдер математика белән кызыксына, кемдер робототехника, кемдер җыр-бию белән җенләнә, кемдер көне-төне сәйләннәрдән беләзекләр үрә, кемдер, беренче торт һәм кексларын пешереп, аны сатуга чыгарып, бизнесмен булырга җыена, кемдер IT яңалыкларны иң беренче булып белә. Бу балалар – үзләре безнең әйдәп алып баручылар. Журналны тутыручы һәм аның темаларын булдыручы кешеләр дә – нәкъ менә шул балалар. Чөнки миңа бүгенге көндә 35 яшь, мин бу балаларның нинди дөньяда яшәүләрен белмим. Шуңа күрә без аларның үзләрен җыйдык. Кызлар-малайлар үзләре яза, комикслар ясый, үзләре тапшырулар алып бара. Мәсәлән, алып баручы малаебыз банкир янына барып, аның һөнәре турында белеп кайткан иде, Галия исемле кызыбыз ике ел буе Казан зоопаркында йөреп, бөтен хайваннарны өйрәнеп чыкты. Балалар яхшы кабул итсен өчен, мәгълүматны тезислар рәвешендә язма формада бирәбез. Тулырак мәгълүматны исә видеолардан карап белеп була. Мәсәлән, 3Д-рәсем ясауның инструкциясе бирелсә, видеода ул җентекләп күрсәтелә.
Балалар иҗаты да игътибар үзәгендә. Татарстанның төрле районнарыннан һәм чит төбәкләрдән дә балаларның шигырьләре, әкиятләре, рәсемнәре килеп тора, һәм без аңа журналда зур урын бирәбез. Талантлы балаларны барлар өчен, Шәвәли премиясе булдырдык. Барлык әти- әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә: балагыз яза белә, иҗатка сәләте, тартылуы бар икән, язмаларын Шәвәли премиясенә җибәрегез.
Минемчә, мультимедиа басма менә шундый булырга тиеш. Әмма камиллеккә чикләр юк. Без әле алга таба да үзгәрербез. Августта да, балаларның укулары башланганчы, яшь хәбәрчеләрне, редколлегия әгъзаларын җыеп, журналны өр-яңадан сүтеп җыябыз, яңа сәхифәләр булдырабыз. Кем нинди теманы алып барырга тели, кемгә нәрсә кызык, шул теманы алып барачак, чөнки бүгенге көндә «Сабантуй» журналын үзләренә кызыклы итеп бары тик балалар гына эшли ала.
– Без менә хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килеп ачкан студиядә утырабыз. Ул көтелгән өметләрне акладымы?

– Бу студия иң авыр заманда, нәкъ менә коронавирус башланган чорда, бу авыруның нинди куркыныч икәнлеген аңламаган чакта, 2020 елның апрель аенда ачылды. Пандемия, балаларның һәм әти-әниләрнең өйдә калуы безне онлайн-форматка күчәргә мәҗбүр итте. Ничек инде балаларны күрмичә журнал чыгарырга мөмкин? Ләкин без, Zoom аша балалар белән көн саен аралашып, дәресләр уздыра, очрашулар оештыра башладык. Алар хәзер дә дәвам итә, чөнки онлайн-формат Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяга сибелгән татарларны җыярга мөмкинлек бирә. Баш рәссамыбыз Әлфия Йосыпова атна саен балалар белән татар телендә рәсем дәресләре уздыра. Кайбер балалар бакчалары безгә төркемләп кушылалар. Тәрбияче дәрес вакытында безне кабызып куя, зур экранда Әлфия апаның, ниндидер темага багышлап, рәсем ясаганы күренә, безнең татар телендә сөйләп торганыбыз ишетелә. Шулай итеп, пандемия вакытында кул эшләрен дә бергәләп эшли идек. Әти-әниләргә дә бик уңай, савыт-саба юган арада да бала шөгыльсез утырып тормый, безне карап төрле әйберләр ясый.
Бүгенге көндә бу бүлмәнең һәр почмагы ниндидер эш өчен көйләнгән. Монда берьюлы 5–6 төшерү мәйданчыгы эшли, без аның һәр почмагында ниндидер роликлар, сюжетлар ясыйбыз.
Хәзер биредә төркем-төркем балаларга экскурсия уздыра башладык. Биредә аларны журналларыбыз һәм журналистика һөнәре белән таныштырабыз. Уку чорында без урнашкан кат гөрләп тора. Хәзер инде бу студия бөтен теләгән балаларны да сыйдыра алмый, чөнки ул барлыгы 20 балага исәпләнгән, сыйныфта укучылар күбрәк тә булырга мөмкин. Шуңа хәзер зураерга телибез. Алга таба да биредә көн саен шулай балаларның җыелышып, ниндидер бер файдалы хезмәт белән шөгыльләнүләрен теләр идем. Без исә бу студияне мөмкин кадәр файдалы итеп кулланырга тырышачакбыз.
Редакция хезмәткәрләре аена 30 дан артык видео чыгара. Алар көн саен тагын да күбрәк караучылар җыя. Инде күп кенә проектлар китап форматына да күчте. Мәсәлән, күптән түгел «Күңелле әлифба» дигән китабыбыз нәшер ителде. Бүгенге көндә әлеге 3 мең тираж сатылып бетте. Ул шул видеоларны туплап, журналда булган сәхифәләрне камилләштереп эшләнгән хезмәт һәм башлангыч сыйныфлар, мәктәпкәчә әзерлек төркемнәре өчен менә дигән кулланма дип уйлыйм. Шулай итеп, 1 ел эчендә 15 китап нәшер иттек һәм алга таба да актив рәвештә бу эшне дәвам итәрбез, Алла боерса. Иң беренче чиратта безнең ярдәмчеләребез – тәрбиячеләр һәм укытучылар. Алар үзләренә нәрсә кирәген әйтеп торалар, без шуларны тормышка ашыручылар, дөньяга ирештерүчеләр генә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ