Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналист фикере: «Мәктәпләр ябылырга түгел, ачылырга тиеш»

Игътибар иткәнегез бармы икән: республикабыз авылларындагы күпчелек ике катлы типовой мәктәп биналарының күбесе ,бүгенге түрәләр торгынлык чоры дип бәяләргә яраткан узган гасырның 70 нче –80 нче еллар...

Игътибар иткәнегез бармы икән: республикабыз авылларындагы күпчелек ике катлы типовой мәктәп биналарының күбесе ,бүгенге түрәләр торгынлык чоры дип бәяләргә яраткан узган гасырның 70 нче –80 нче еллары аралыгында төзелгән икән бит! Ул чакта район саен ел да кимендә бер-ике заманча мәктәп бинасын файдалануга тапшыру гадәти хәл кебек булган. Ә хәзер исә?.. Авылның киләчәк язмышына әле күпмедер дәрәҗәдә күңелдә өмет чаткысы уятырга тиешле, 10 – 15 бала укытырлык кешечә мәктәп бинасы салып бирүне дә Каф тавын күчереп куюга тиң күрәләр. Шулай булмаса, әйтик, Арча районы түрәләре гомер-гомергә мәгърифәтле саналган Чиканас, Сөрде, Пошалым кебек авылларын бу яңа уку елыннан мәктәпсез калдыру өчен мең дә бер аклану сүзе, селкенмәү җаен эзләмәсләр иде! Ни кызганыч: бу бер Арча районына гына кагылмый. Я бала саны аз, я мәктәпнең бинасы тузган диләр дә... нинди дәһшәтле сугыш елларында да гыйлем учагыннан өзелмәгән авылларыбызны мәктәпсез калдыралар да куялар.

Тик шулай да республикабызда мәктәпләр төзелми түгел – төзелә. Әйтик, яңа уку елында республикабызда 7 яңа мәктәп ачылырга тиеш. Бу – өстәмә 7359 урын дигән сүз. Шуларның өчесе – Казанда, калганнары Чаллыда, Актанышта, Лаеш районының Усад бистәсендә һәм Питрәч районының Көек авылында. Башкалабыздагы өч яңа мәктәпнең икесе – «Салават күпере» торак комплексында. Болар – күппрофильле 188 нче «Бионика» лицее һәм күппрофильле 189 нчы «Заман» гимназиясе. Һәркайсы 1224 укучыга исәпләнгән. Алардан тыш, башкалабызның «Арт-Сити» торак комплексында да 1500 укучы сыйдырышлы яңа мәктәп 1 сентябрьдә тәүге уку елын башлап җибәрәчәк. 
Яңа уку елына кадәр башкалабыздагы 43 мәктәп ашханәсенә ремонт төгәлләнәчәк. Казаныбыздагы мәктәп рестораннарының саны да бермә-бер диярлеккә артып, 66 дан 112 гә җитәчәк. 
Мәктәпләр генә түгел, мәктәпкәчә балалар учреждениеләребез дә яңа уку елын ишәеп я көязләнеп каршыларга җыена. 1 сентябрьгә Казанда капиталь ремонттан соң 635 балага исәпләнгән алты балалар бакчасы сабыйларны кабат кабул итәчәк. Ә инде «Салават күпере», «Весна-2» һәм «Седьмое небо» торак комплекларында яшәүче 600 нарасый яңа өч балалар бакчасының чын хуҗалары булачак. Башкалабызда шулай ук дүрт яңа спорт мәйданчыгы файдалануга биреләчәк. Аларның икесе Казандагы 65 нче урта мәктәп һәм «Ак бүре» спорт мәктбе территорияләрендәге мини-футболмәйданчыклары булса, тагын икесе – Яңа Савин районының 43 нче һәм Вахитов районының 41 нче урта мәктәпләре биләмәсендәге баскетбол-волейбол мәйданчыклары.
 Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: pixabay

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ