Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналист Земфира Гыйльметдинова вафат

Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова вафат. Бу хакта  «Татар-и...

Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова вафат. Бу хакта  «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы хәбәр итә.

Земфира Гыйльметдинова коронавирус белән авырган. Казан тимер юл хастаханәсенең реанимация бүлегендә яткан. Дәваланып чыкканнан соң, бүген иртән җиденче яртыда тромб сәбәпле кисәк вафат булган, диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Журналист сентябрь аенда Казан мэриясенең милли бүлеген җитәкләгән иде. «Ул килгәч, ничектер эшләве рәхәтрәк була башлады. Земфира апаны „Сәхнә“ дә эшләгән чагыннан, күптәннән беләм, эш эзләвен әйтүгә, үземә чакырдым», диде Гүзәл Сәгыйтова.
Гүзәл Сәгыйтова аның журналистика, әдәбият өлкәсе өчен бик кадерле, хөрмәтле кеше булуын, уртак планнары күп булуын әйтте. «Кызганыч, ике генә ай эшләп калдык», — дигән ул.
Земфира Заһид кызы Гыйльметдинова 1967 елның 13 мартында Теләче районында туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. 2002-2014 елларда "Сәхнә" журналында, 2014 елдан Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтендә эшләде. 2021 елның сентябреннән - Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе. 
«Мәгариф» редакциясе коллективы коллегабызның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ