Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь лидерлар Казанга җыела

7 декабрь көнне VIII Яшь татар лидеры мәктәбе эшли башлый. Бу мәктәптә РФнең 14 төбәгеннән килгән 18-30 яшьлек иллеләп яшь милләттәшебез белемен күтәрәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, быел беренче тапкыр к...

7 декабрь көнне VIII Яшь татар лидеры мәктәбе эшли башлый. Бу мәктәптә РФнең 14 төбәгеннән килгән 18-30 яшьлек иллеләп яшь милләттәшебез белемен күтәрәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, быел беренче тапкыр катнашучы төбәкләр дә бар. Алар Ростов на Дону һәм Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрләре.


 
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештырган бу чараның төп максаты чит төбәкләрдәге лидерлык сәләте булган милләттәшләребезне барлау һәм аларның осталыгын, белемен арттыру, үзара тәҗрибә уртаклашу. Алты көн дәвамында яшь лидерларыбыз төрле семинарларда, «түгәрәк өстәл»ләрдә, диспутларда, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуларда катнашачак. Программада мәдәни чараларга да зур өстенлек бирелгән. Сигезенче ел уздырыла торган «Лидерлар мәктәбе»ндә иң актив катнашучылар – Сары тау, Ульян, Әстерхан өлкәләре, Удмуртия республикасы икән. Катнашучыларның гомуми саны 20 төбәк. РФдә 89 төбәк бар дип санасак, милләтне берләштерүдә әле эшлисе эшләребез күп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ