Логотип Магариф уку
Цитата:

1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк

1 сентябрьгә Казан (Идел буе) федераль университеты рәсми сайтының татар телле версиясен булдырырга уйлый. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә югары уку йортының ректоры Ил...

1 сентябрьгә Казан (Идел буе) федераль университеты рәсми сайтының татар телле версиясен булдырырга уйлый. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
«Бу берникадәр дәрәҗәдә безнең югалтуыбыз булганын аңларга кирәк. Сайт берничә телдә эшли. 1 сентябрьгә татар телле версиясе дә әзер булыр дип уйлыйм», – диде университет ректоры.
Аның сүзләренчә, кыска вакыт аралыгында университет сайты берничә тапкыр форматын үзгәрткән. «Бу мәҗбүри чара иде, чөнки сайт “дөньяга тәрәзә” булып тора. Халыкара проектларда катнаша башлагач, безнең өчен академик дәрәҗә һәм танылу белән бәйле барык әйбер мөһим була башлады. Шуңа күрә сайтның инглиз телле версиясе барлыкка килде. Аннан соң хөкүмәтара килешүләр күбәйде, Кытай белән тыгыз эшли башладык, кытай телле версияне булдырдык», – дип аңлатты Илшат Гафуров.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ