Логотип Магариф уку
Цитата:

22-23 октябрьдә Чаллыда «Милли сәүдә маркасы» фестиваль-конкурсы узачак

Республикабызда «Милли-сәүдә маркасы» дигән дәүләт унитар предприятиесе оешканга әле ел да юк. Әмма ул инде Татарстан җитештерүчеләренең сыйфатлы товарларын пропагандалауда, аларны кулланучылар хозуры...

Республикабызда «Милли-сәүдә маркасы» дигән дәүләт унитар предприятиесе оешканга әле ел да юк. Әмма ул инде Татарстан җитештерүчеләренең сыйфатлы товарларын пропагандалауда, аларны кулланучылар хозурына җиткерүдә төрледән-төрле үтемле чаралар оештыруы белән үзен шактый танытырырга өлгерде. Әйтик, Татарстанда эшләнгән казылыклар бәйгесе – шундыйлардан.


Моңарчы әлеге унитар предприятие үз чараларын, башлыча, Казанда үткәреп килде һәм күбесенчә Татарстанда җитештерелгән азык-төлекне рекламалау белән мәшгуль иде. Хәзер инде эшчәнлек офыкларын киңәйтергә җыена. «Милли-сәүдә маркасы» дигән II республикакүләм фестиваль-конкурсның зона туры исә 22–23 октябрь көннәрендә Чаллы каласында узачак. «ИННОКАМ» инновавация-җитештерү үзәгенең нәкъ менә Чаллыда урнашканлыгын исәпкә алып, фестивальләрнең монысында Татарстанда җитештерелгән промышленность товарларына өстенлек биреләчәк. Шул ук вакытта ит-сөт ризыкларына, кондитер һәм икмәк-булка әйберләренә дә урын түрдән булачак. Инде утыздан артык җитештерүче анда катнашырга ризалык биргән. Җитештерүчеләр Чаллы халкына отышлырак бәядән продукция һәм товарларның киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Мондый мәртәбәле фестиваль-ярминкә оештыруның максаты да Татарстан җитештерүчеләренең сәүдә маркасын алга этәрүдән, кече һәм урта бизнеска теләктәшлек күрсәтү, җитештерүчеләр белән сәүдә предприятиеләре арасында багланышларны ныгытудан гыйбарәт.


Әлеге чараны, «Милли-сәүдә маркасы» унитар предприятиесеннән тыш, республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Чаллы шәһәре хакимияте һәм бу каланың сәүдә-сәнәгать палатасы оештыра. Ярминкә КамАЗның мәдәният сарае территориясендә үтәчәк.


Чаллыда узачак фестиваль-конкурс хакында бүген «Татаринформ» агентлыгы оешырган матбугат конференциясендә сүз барды. Аның эшендә «Милли-сәүдә маркасы» унитар предприятиесенең генераль директоры Илсур Сафиуллин, «Таттехмедфарм» предприятиесе генераль директоры урынбасары Сергей Тимерҗанов, Биектау районындагы «Касыймов сөт заводы»ның коммерция директоры Ленар Әхмәтханов, Лаеш районы ның Сокуры авылындагы «Бабушкины рецепты» компанияләре төркеме директоры Рамил Яруллин, «Добрые традиции» компаниясенең коммерция директоры Динар Гобәйдуллин катнашты. Алар үз преприятиеләренең Чаллыда үтәчәк чарада ничек катнашачаклары һәм нинди продукцияләрен тәкъдим итәчәкләре хакында сөйләделәр.


Таһир САБИРҖАНОВ



saf


Фоторәсемнең чыганагы: tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция II зонального тура II Республиканского фестиваля-конкурса «Национальная торговая марка»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ