Логотип Магариф уку
Цитата:

25 июнь — Татарстан өчен тарихи көн

Әйе, Татарстан дәүләтчелеге елъязмасында истәлекле көн бүген. Тик сораштыра калсаң, бу хакта бик күпләрнең белмәве генә гаҗәп. Чынлыкта, 25 июнь Татарстан АССР төзелгән көн санала. Фото: gossov.tatars...

Әйе, Татарстан дәүләтчелеге елъязмасында истәлекле көн бүген. Тик сораштыра калсаң, бу хакта бик күпләрнең белмәве генә гаҗәп. Чынлыкта, 25 июнь Татарстан АССР төзелгән көн санала.


Фото: gossov.tatarstan.ru Фото: gossov.tatarstan.ru

Тарихка мөрәҗәгать итсәк, нәкъ менә 1920 елның 27 маенда РСФСР составында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын оештыру турындагы декретка куела. (Хәтерләсәгез, күренекле рәссамнарыбыз Харис Якупов белән Лотфулла Фәттаховның бу тарихи вакыйганы тасвирлаган «В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» дигән мәшһүр картинасы да бар.) Бер айдан соң, 1920 елның 25 июнендә  булган тантаналы утырышта губерна башкарма комитеты властьлык вәкаләтен ТАССРның Вакытлы Революцион Комитетына  тапшыра, Һәм бу дата рәсми рәвештә Татарстан АССР төзелгән көн булып тарихка кереп кала. Һәм менә төп-төгәл ике елдан без ТАССР төзелүнең бер гасырлык юбилеен зурлап билгеләп үтәчәкбез.


Бәйрәм артыннан бәйрәм дигәндәй, иртәгә – 26  июньдә ТАССР Югары Советына беренче сайлаулар уздыруга да 80 ел тулачак. 1938 елның 26 – 28 июнь көннәрендә булган беренче утырышта 143 депутатның 134 е катнаша. Беренче чакырылыш Югары Совет депутатлары арасында 25 хатын-кыз да булган. Татарстан депутатлары ул чакта яшерен тавыш бирү юлы белән дүрт елга сайланган. ТАССР Югары Советының беренче чакырылышы юбилее уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы төрле чаралар оештырырга  ниятли, шул исәптән, Архив идарәсе, Татарстан Милли музее белән берлектә махсус күргәзмә дә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ