Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрәзәңдә утың бар

Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар иҗти- магый оешмасы әле апрель аенда гына үзенең V форумын уздырган иде. Эшлекле җыенның учак урыннары суынырга да өлгермәстән...

image011Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар иҗти- магый оешмасы әле апрель аенда гына үзенең V форумын уздырган иде. Эшлекле җыенның учак урыннары суынырга да өлгермәстән, «Ак калфак» үзенең нәүбәттәге ниятләрен тормышка ашырырга да кереште. Игътибарлы укучыбыз әлеге оешманың Татарстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә һәр форумнан соң даими рәвештә 3-4 күчмә утырыш үткәреп торуын да яхшы хәтерлидер, мөгаен. Алгарышны үрнәк итеп алырга, тәҗрибә ал- машырга корылган шундый төпле сөйләшү май азагында «Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә» дигән шигарь белән ут күршебез Башкортстан туфрагында узды.


Гөлләр алырга бару


«Уфаларга  мин гел барам, гел барам, гөлләр алам».


Уфага барганда, шушы җыр искә төшеп йөдәтте. Уфаларга гел кунак булып төшәрлек нинди сәбәпләр булды  икән?  Мәхәббәт  утына  гына  бәйле  булды микән ул барулар? Асылда бу җыр нәсел-ырудашла- рыбызның борын-борыннан бер-беренә таянырлык тугры дус, җилкә куярлык якын туган булып яшәгән, нәсел йорты тәрәзәсендә гөл булып балкыган чакларын  күз  алдына  китерә.  Булган  бит  заманалар  – атлы җайдак чагыбызда да бабаларыбыз дуслык-туганлык хисләрен гел йөрәк түрендә йөрткән. Хәл белешү барлык тормыш ыгы-зыгысыннан алда торган. Хәзер Казан артында яшәгән ата-ананың хәлен белергә дә вакыт табып булмый. «Ак калфак» менә шундый затлы, хөр, киң күңелле вакытларыбызны барлау, тормышыбызга кайтару өчен җан атып йөри. Мәрхабә!


«Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге Татарстанның 17, Россиянең 11 төбәгеннән тупланган делегацияне «Вафа мәдә- ният-эшләр үзәге»ндә «Башкортстанның татар конгрессы» төбәк оешмасы Башкарма комитеты рәисе, Башкортстанның Дәүләт Җыены депутаты Заһир Хәкимов, «Ак калфак»ның Уфа  бүлеге  оешмасы һәм үзе төзеткән «Вафа» үзәге җитәкчесе Люция Вафина, «аккалфаклыларның» йөзләгән активистлары, күпсанлы җәмәгать эшлеклеләре, республиканың сәнгать әһелләре, үзешчән сәнгать коллективлары зурлап каршы алды, җылы чыгыш- лары белән сәламләде. Кадрия Рәес кызы җавап сәламендә ихлас, җылы каршы алулары өчен хуҗаларга рәхмәт әйтте, күчмә утырышның шәҗәрәләр тарихына багышлануын билгеләп үтте. «Башкорт- станда хәзер олысы-кечесе үз нәсел шәҗәрәсен өйрәнә. Өйдә дә, мәктәптә дә. Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның 2006  елда чыгарган «Шәҗәрәләр өйрәнү турында»гы Фәрманы нигезендә инде ул ун елдан артык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында укытыла. Без сездән өйрәнергә килдек, чөнки шәҗәрә ул тарихи үткәнебезне  барлау,  бабаларыбыз  тарихын  вөҗдан бизмәнендә үлчәп карау. Ә вөҗдан – ата-баба шәҗәрәсе аша килгән гореф-гадәтләребез, күркәм йолаларыбыз; йөрәгебез һәм динебез өндәгәнчә яшәү рәвеше дә», – диде олы кунак.


Аннары сәфәрчеләр төрле нәсел-нәсәп, юкка чык- кан  авылларның  шәҗәрәләре  белән  танышты.  «Мин бу күргәзмәдә абыем Ләбиб Гайсин төзегән шәҗәрә белән катнашам, – диде уфалы кардәшебез  Венера Идрисова. – Ул 12 буыннан ун меңнән артык нәселдәшебезне барлаган. Бу бәйрәмне күрергә Казаннан сеңелем, медицина фәннәре докторы Наилә Хәмитова да очып кайтты. Монда килер алдыннан Әмир- хан ага Еникиның «Соңгы китабын» укып чыктым. Менә  ул  чын  шәҗәрә!  Әмирхан  ага  нәселен  үзенә хас осталык белән халкыбыз тарихына бәйләгән. Бу китапны уку – үзе бер гыйлем һәм  ләззәт!»


Аннары кунаклар борынгы самавырлар, бизәнү әйберләре,  заманча  тегелгән  татар   хатын-кызлары күлмәге күргәзмәсен, ике меңнән артык татар китабын туплаган китапханәне карап хозурланды. Төштән соң Салават каласына юл алдык.


Бәхет дагасы


image007
Шәһәр капкасы янында безне кала белән янәшә урнашкан  Кантюковка  авылы  халкы,  «Суфия»  мәчете хәзрәтләре каршылады. Алар безне, ничәмә-ничә гасырлар сагынып көткәндәй, үз кочакларына алды. Күбесенең күзләрендә яшьләр иде. Араларында: «Безнең шәҗәрәбез Казаннан башланган  бит!», «Безнең бабайлар сезнең яктан килгән!», «Сезне күргәч, туганнарыбыз кайткан кебек булды», – дип дәшүчеләр ишетелде. Чәк-чәкләр белән сыйлаганнан соң, безне мәчеткә чакырдылар. Олы кунаклар- ны халык иң элек шушы изге бинага алып керә. Без аның татар нәкыше белән бизәлгән гүзәл мигъ-  мари төзелешенә сокланып, хәйран калдык. Аның тышкы мәгърур кыяфәте, зиннәтле эчке бизәлеше безнең «Кол Шәриф» мәчетеннән бер дә кайтыш түгел иде. Мәчетне әнисе Суфия абыстай хөрмәтенә улы, шушы авыл егете, «Газпром трансгаз Казан» АҖнең генераль директоры Рәфкать Габделхәй улы Кантюков төзеткән. Бу авылда, гомумән, бар халык Кантюков һәм Мөрәсев фамилиясен йөртә  икән.


Кантюковка дип аталган авыл үзе 1900 елны Алла- хуат авылыннан бүленеп чыккан. Аның тарихына килгәндә,  1735  елда  Казан  ягыннан  чукындыру- дан качып килгән татарлар шушы җирдә Аллахуат дигән авылга нигез салган. Имеш, авыл кешеләре бер-берсен: «Аллаһ куәт бирсен!» – дип сәламләгән.


Чынлап та, болай дип  бары тик  Казан  арты татарла- ры гына исәнләшә. Исеме дә шуннан килеп чыккан. Авылның туграсы – шоңкар, тамгасы – ике җәпле сәнәк.  Риваять  буенча,  мондагы  сазлыкта  Пугачев явы вакытында явыз патша эзәрлекләвеннән сыену эзләп  килгән  Салават  батыр  атының  дагасы  төшә. Аны Аллахуат халкы таба һәм, чынлап та, бик озак еллар «тел вә лөгать алмашып», бәхетле гомер ки-


черә. Әмма сугыштан соң калкып чыккан Салават, Ишембай калалары мондагы авылларны бер-бер артлы йотып бетерә.


Халык белән аралашканнан соң, якындагы «Юр- мат җире»  мемориаль комплексын  барып  кара- дык. Бу җир – кайчандыр шушы төбәктә гөрләп торган, әмма билгеле сәбәпләр белән юкка чыккан җиде авылның символик урыны. Биредә яшәүче татар-башкорт халкы өчен изге урын. Җомга көн- нәрендә «Суфия» мәчете һәм «Юрмат җире» юлы халык белән тулып тора. Мәчеттән никах укытып чыккан яшьләр һәм аларның туганнары Аллахуатта гомер кичергән әби-бабаларын искә алырга изге җиргә чәчәк куярга бара. Болар – бәхет дагаларын йөрәкләрендә йөрткән, нәсел-шәҗәрәләрен Алла- хуат белән бәйләгән Салават яшьләре. Салават ка- ласында бүген үзләрен Аллахуат авылы халкы дип санаган 18 мең кеше яши.


Көтеп алынган күчмә форум Салават шәһәренең «Агыйдел» мәдәният үзәгендә икенче көнне булды. Ул фойеда шәҗәрәләр күргәзмәсе белән башланып китте. Форум бик тә эшлекле, фикер алышу төсендә барды. Анда Салават шәһәр хаки- мияте башлыгы урынбасары һәм аның шәрәфле гражданины, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты Суфия Зидиханова, Аллахуат оешмасы җитәкчесе Фәнит Ханмурзин, активистларыннан Мидхәт ага Рәхимкулов, Илдар Ханмурзин, «Ак калфак»ның Салават бүлеге әйдәманы Финзилә Тибеева, Уфа бүлеге җитәкчесе Люция Вафина чыгышлары йотлыгып тыңларлык булды. Әйтик, Мидхәт ага Рәхимкулов Уфадагы милли архивта Аллахуат авылының 63 нәсел шәҗәрәсен ачыкла- ган. Ул хәзер шәһәрдәге мәктәп балалары, эшче яшьләр уздырган төрле бәйрәм кичәләренең кө- теп алынган кунагы. Хәрби журналист Рәфкать Зөбәеровның  Аллахуат турында «Возвращение


к истокам», «Они сражались за Родину», «Герои войны и труда» исемле урыс телендә  иҗат  иткән өч китабы тирә-юньдә сибелеп яшәүче милләт- тәшләребезнең күңеленә нур өстенә нур булып яткан. Шәһәрдә яшәсә дә, һәр нәсел әле дә булса әнә  шулай  бер-берсен  барлап,  авылдашларча, ызан күршеләренә ярдәм итеп яши.


Шәҗәрәне, гадәттә, өлкән буын башлап җибәрә. Яшьләр   дәвам   итә.   Буыннар   тоташа.   Тамырларга сут бара. Нәсел агачы үсә, тамырлары тирәнгә китә, ябалдашлары югарыга үрли. Әйтерсең лә, адәм ба- ласын Олуг Күкнең Бөек Тәңре хозурындагы Мәңге- лек урнашкан иң биеклеге белән  тоташтыра.


image009


Азаккы, тик  соңгысы түгел


«Ак  калфак»ның  Башкортстан  туфрагындагы азаккы тукталышы  Туймазы  каласында  булды. Без анда халкыбызның асыл, булдыклы егете, уңган эшкуары,   милли    сәнгатебезгә    үзеннән    лаеклы өлеш  кертүче  үзешчән  композитор  һәм  җырчы Фәнир Галимовның хәләл җефете  Тәнзилә  ханым белән корган тормышын, милләтебез өчен куйган хезмәтләрен  күреп  сокландык.  Фәнир  Туймазы каласы уртасына  үз  көче  белән  «Төмәкән»  исемле (туган авылының исеме) курчак  өе  кебек  ямьле  Та- тар иҗтимагый үзәге бинасын салып куйган. Анда сәнгать сөюче яшьләргә үзләрен  күрсәтү  өчен  бар- лык  шартлар  да тудырылган. Туган  авылында тара- лып яткан күмәк хуҗалык эшен  районда  бер  итеп җайга салган. Иҗат белән янып яши. Туган авылы шәҗәрәсен   төзеп,   китап   чыгаруга   ирешкән.   Узган ел  Казанда  узган  татар  эшкуарлары  җыенында  үзе- нең чыгышын җыр белән башкарды. «Ак калфак»-


ның Туймазыдагы  бүлегенә  кулдан  килгәнчә  ярдәм итеп  тора.  Мәрхабә,  Фәнир  туган!  Синең  кебек егетләр яшәгәндә, Төмәкәннең генә түгел, татар халкының нәсел йорты тәрәзәсендә дә ут беркай- чан сүнмәс

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ