Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Шигърият бәйрәме гөрләде

26 нчы апрель — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, Шигърият бәйрәме, туган телебез бәйрәме! Шул уңайдан елдагыча Казанның Театр урамындагы Г.Тукай һәйкәле каршында Шигырь бәйрәме үтте. Көнн...

26 нчы апрель — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, Шигърият бәйрәме, туган телебез бәйрәме! Шул уңайдан елдагыча Казанның Театр урамындагы Г.Тукай һәйкәле каршында Шигырь бәйрәме үтте. Көннең яңгырлы, салкын булуына карамастан бәйрәмдә кечкенә балалардан алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр бар иде. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе хезмәткәрләре дә бәйрәмгә юл тотты. Никадәрле мөһим һәм күңелгә якын әлеге көн безнең халкыбыз өчен!DSC_0933
Чарада  Г.Тукай  исемендәге Дәүләт премиясенең әле яңа гына билгеле булган быелгы лауреатлары язучы Камил Кәримов һәм рәссам Михаил Кузнецов та чыгыш ясады. «Хөрмәтле дуслар, сезне бәйрәм белән котлыйм! Мин Татарстаныбызны, Казаныбызны яратам. Мин монда тудым, яшим, эшлим. Монда минем балаларым, оныкларым яши. Казан - купмилләтле шәһәр. Сынлы сәнгатьтәге минем иҗатым өчен рәхмәт сезгә!», - диде Михаил Кузнецов үзенең чыгышында.IMG_0459


Бу бәйрәмдә татарның барлык зыялы вәкилләре җыелган дип әйтсәң дә ялгыш булмас.  Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Данил Салихов,  Рәзил Вәлиев һәм башка танылган татар язучылары, шагыйрьләре, мәдәният хезмәткәрләре татар милләтен әлеге бәйрәм белән тәбрикләргә җыелган иде.

IMG_0497
Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Мин моны милләт бәйрәме дияр идем.Татарның символына әверелгән, татарның кыйбласына әверелгән бөек Тукаебызның туган көне ничек инде татар бәйрәме, туган тел бәйрәме булмасын! Киләчәктә, алдагы елларда әле безнең халкыбыз бу мәйданнарны тутырыр дип ышанып калабыз», - дип, татар халкын бәйрәм белән котлады.


Габдулла Тукай татар халкында гына түгел, ә башка чит төбәкләрдә, илләрдә дә танылу алган шагыйрь. Аның әсәрләрен бик күп җирләрдә укыйлар, тәрҗемә итәләр. Бүгенге Шигърият бәйрәменә дә Тукайны хөрмәт итеп, бәйрәм белән котлау өчен  Якутия, Азәрбайҗан, Чувашия, Башкортстан, Палестинадан да язучы-шагыйрьләр килгән иде.  Якутия Язучылар берлеге рәисе, Якутиянең халык шагыйрәсе Наталья Харлампьева Тукайның якут теленә тәрҗемә ителгән шигырен сөйләп үтте.  «Шундый яңгырлы көн булуга карамастан, сез бәйрәмгә җыелгансыз. Бу сезнең бөек шагыйрьгә булган хөрмәтегез турында сөйли. Мин әлеге шагыйрьнең иҗаты белән танышуыма бик шат. Кызганыч, әлегә шагыйрьне гарәп телендә бик үк яхшы белмиләр. Без бу ялгышны төзәтеп, киләсе елда Тукай шигырьләрен гарәп теленә тәрҗемә итеп чыгарырбыз дип өметләнәбез»,  - дип белдерде Палестинадан килгән күренекле шагыйрь Абдулла Исса.IMG_0496 DSC_0932 IMG_0487Урамда салкын, әмма бәйрәмдә танылган шәхесләрдән Тукай шигырьләрен ишетү, матур җырлар тыңлау, тирә-якта хөкем сөргән милли рух - барысы да күңелләрне җылытып бәйрәм хисе тудырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ