Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен мәктәпләрдәге татар теле генә саклый ала

«Россия Федерациясендә мәгариф» турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты тәкъдим ителде. Әгәр ул гамәлгә керсә, мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив буларак кына калды...

«Россия Федерациясендә мәгариф» турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты тәкъдим ителде. Әгәр ул гамәлгә керсә, мәктәпләрдә татар теле дәресләре факультатив буларак кына калдырылачак. Барлык укучыларыбызны да борчыган әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, без Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкәнфәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Вазыйх улы ЛОТФУЛЛИНГА мөрәҗәгать иттек.лотфуллин_марат
– Марат Вазыйхович, әлегә киң даирәгә чыкмаган ул закон проектының эчтәлеге нидән гыйбарәт?


– Бу закон проектын бер төркем Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим итте. Проектның 14 нче маддәсендә туган телдә уку, туган телләрне һәм республикаларның дәүләт телләрен укыту IX сыйныф белән чикләнә. Ә мәктәптә урта белем алу мәҗбүри һәм бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә тапшырырга мөмкин. Шулай булгач, барлык милләтләр өчен дә урта белем алу фәкать рус телендә генә барачак. Бу проектта шулай ук республикаларның дәүләт телләрен, туган телләрне әти-әниләрнең язма рәвештә бирелгән гаризасы нигезендә генә укыту каралган.


Ата-аналар хокуклары турындагы 44 нче маддәгә дә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Бүгенге көндә ата-аналарның укыту телләрен һәм факультатив предметларны сайларга хокуклары бар. Хәзер шуңа республика дәүләт телләрен һәм туган телләрне факультатив рәвештә генә укыту «хокукы» өстәлә. Ләкин бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: әгәр туган телләр һәм республикаларның дәүләт телләре факультатив буларак кына керсә, дәүләт тарафыннан дәреслек сатып алу өчен акча бүлеп бирелмәячәк. Мәсәлән, бүгенге көндә Россиянең күпчелек төбәкләрендә татар балаларына татар теле туган тел буларак факультатив рәвештә укытыла. Шуңа күрә алар, дәреслек сорап, Казанга киләләр. Ләкин Татарстан Россиядә яшәүче татарларның дүрттән өч өлешен дәреслек белән тәэмин итә алмый, чөнки бюджетта әлеге сумма каралмаган. Татарстанның бары тик республика укучылары өчен генә дәреслек сатып алу мөмкинлеге бар. Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән гомуми белем бирүнең биш үрнәк программасының берсендә туган тел укыта торган мәктәпләрнең укыту планында өч сәгать туган тел укыту каралган. Ләкин Россия регионнарындагы мәктәпләр ул программаны түгел, ә рус мәктәпләре өчен төзелгән программаларны сайлыйлар һәм татар телен факультативка калдыралар. Шул сәбәпле регионнар аларга дәреслекләр сатып ала алмый.


– Менә ни өчен Татарстан Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектына каршы чыккан икән...


— Дөрестән дә, бүгенге көндә бу мәсьәләдә зур эшләр алып барыла. Татарстан Дәүләт Советы гына түгел, Кавказ республикалары, Якутия һәм Чувашия парламентлары депутатлары да әлеге закон проекты белән килешми. Интернетта аңа каршы мөрәҗәгатькә имзалар җыю бара. Әлеге эштә бөтен татар халкы, иң беренче чиратта, педагоглар катнашырга тиеш дип саныйм. Чөнки татар теле факультативка гына калса, аны укырга, үз кесәләреннән акча чыгарып, дәреслек сатып алырга теләүчеләр аз булачак. Гамәлдәге закон исә әлегә мәктәпләрдә татар телен дәрес буларак укытырга мөмкинлек бирә иде, чөнки анда республиканың дәүләт телләре һәм туган телләр федераль стандартлар нигезендә укытыла дип язылган.


Бүген Мәскәүдә федераль стандартларга да үзгәрешләр кертү өстендә эшлиләр. Россия мәгариф министрлыгы Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары ББФДСның яңа вариантын тәкъдим итә. Мәсәлән,бүгенге көндә башлангыч мәктәп өчен яңа вариант, республикаларның фикерен белешеп тормыйча, сайтка элеп куелган. Ул документ хәзер РФ Юстиция министрлыгында кара- ла. ББФДСның яңа вариантын тулаем 1 сентябрьдән гамәлгә кертү каралган.Әлеге вариантта республикаларның дәүләт телләренә дә таләпләр куелган, анда алар туган телләр исәбенә укытыла дип язылган. Шунда ук та- гын бер сәер өстәмә: «Туган телләр исәбенә рус теле дә керә», – диелгән. Димәк, туган телләр исәбеннән рус телен дә өстәмә укып булачак. Мәктәпләрдә рус теле фәне болай да бар. Бу предметтан бердәм дәүләт имти- ханнары тапшыралар,аның нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына. Ә туган телләрдән имтиханнар юк. Аларның нәтиҗәләре беркайда да исәпкә алынмый, шуңа күрә күпчелек туган тел исәбенә русте- лен укыячак.Чөнки бер сыйныфта классның яртысы рустелен–тугыз сәгать,яртысы алты сәгать укый алмый. Бүгенге көндә тагын бер принцип –туган телләрне сайлау принцибы кертелә. Монысы бернинди мантыйкка сыя торган әйбер түгел. Конституциянең 68 нче маддәсендә «Халыкларның туган телләрен сакларга, өйрәнергә хокуклары бар», – диелгән. Туган тел – ул халык теле. Шулай булгач, ата-ананың туган телне сайлау өчен аерым хокукы була алмый. Алар үзләре нинди милләттән–туган телләре шул халык теле була.


Барлык илләрдә дә иң зур белем компетенциясе туган тел белеме компетенциясе санала. Туган телләрдән имтихан бирмәгән кешеләргә белем турында документ бирелми. Әгәр безнең дә калган илләр белән бергә телебезне саклыйсыбыз килә икән, иң беренче чиратта туган телләрдән мәҗбүри дәүләт имтиханы кертелергә тиеш. Анда җыйган балларның югары уку йортына кергәндә исәпкә алынуы да мөһим. Менә шундый очракта гына ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә туган телне өйрәнү өчен мотивация һәм тигез шартлар туа.


Дәүләт телләрен икенче сортлы ясау Россия Конституциясенә каршы килә. Конституция нигезендә халыклар һәм аларның телләре тигез дәрәҗәгә куелган. Республикаларга үз дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге каралган. Ул хакта Конституциядә генә түгел, «Дәүләт теле буларак рус теле» турындагы законда да ачык әйтелгән. Анда «Рус теленең дәүләт теле буларак статусы республика телләренең дәүләт статусын кысрыкларга тиеш түгел», – диелгән. Бу хакта Россия Конституция суды карары да бар.


Мәгариф өлкәсендәге әлеге үзгәрешләр дә, прокуратура күрсәтмәләре дә Конституциягә туры килмиләр. Ул законнар кабул ителгән очракта, без Конституция судына мөрәҗәгать итә алабыз. Гомумән, телләрне һәм халыкларны төрле дәрәҗәгә кую халыкара җинаятьләр исәбенә керә. Шуңа күрә без, милләт буларак җир йөзеннән юкка чыгарга теләмәсәк, бөтен көчебезне Россия Конституциясен, милләтләрнең, аларның телләренең тигезлеген саклауга юнәлдерергә тиешбез. Бу – татар халкы гына түгел, ә Россиянең бөтен милләтләре проблемасы. Моны бары тик берләшеп кенә хәл итеп булачак. Россия халыкларының гына көче җитмәсә, дөнья халкын да бу эшкә җәлеп итәргә кирәк, чөнки бу – дөнья принципларына каршы килә. Телләрне һәм халыкларны сортларга бүлү – ул кешелеккә каршы җинаять дип билгеләнә, һәм аның җәзасы зур.


Инде алдан әйткәнемчә, әлеге закон проектын карау көзгә кичектерелде. Ә менә белем бирүнең Федераль дәүләт стандартларына үзгәрешләр кертү башланды инде. Федераль хөкүмәттә Прокуратура күрсәтмәләрен законлаштыру буенча оешкан рәвештә бердәм эш алып барыла. Аннан соң Россиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясенә үзгәрешләр кертү алып барыла.Анда инде республикаларның дәүләт телләре дигән төшенчә бөтенләй төшереп калдыру карала. Туган телләрне саклау каралса да, үстерү күздә тотылмый. Шулай ук мәктәпләрдә күптеллелек дигән төшенчәгә урын бирелми. Бүгенге көндә Россиядә республиканың дәүләт телләрен һәм милләтләрнең телләрен мәктәптән чыгару буенча оешкан рәвештә эш бара.


Россиядә яшәүче күп кенә милләтләрнең күренекле вәкилләре, милли республикаларның югары закон чыгару органнары РФ хөкүмәтенә, Дәүләт думасына мөрәҗәгатьләр белән чыктылар. Киләчәктә халыкара судларга, конституцион судларга мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Моның өчен көчле юристлар кирәк.


– Ничек уйлыйсыз, эшләр болайга киткәч, киләчәктә милли мәктәпләр сакланып калырмы?


— Милли мәктәп статусы калыр дип уйлыйм. Ләкин бүгенге көндә татар телендәге дәреслекләрне куллану тыела. Рособрнадзор 2017 елның март аенда федераль исемлектә булган дәреслекләрнең тәрҗемәләрен яңадан исемлеккә кертергә дигән күрсәтмә бирде. Ләкин дәреслекләрне ул исемлеккә кертү җиңел эш түгел, моның өчен 3 ел вакыт кирәк булачак. Экспертиза өчен һәр линейка дәреслеккә 700 мең сум акча түләү сорала. Аны Россия Фәннәр академиясе һәм Россия педагогия академиясе ясый. Ә экспертизаны үтү өчен башта дәреслекләрне рус теленә тәрҗемә итеп бирергә кирәк. Ә аларның рус телендәге оригиналлары исемлектә торалар инде. Бүген татар телендәге мөстәкыйль дәреслекләрне мәктәптә кулланырга ярамау турында прокуратура күрсәтмәләре бар. Мин бу шартларда укытуны ике телдә алып барырга кирәк дип уйлыйм. Дәреслекләр русча булса да, татар мәктәпләрендә дәресләрне татар телендә алып барырга, терминологияне ике телдә дә бирергә була.


Бу эш белән Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге шөгыльләнә. Шул үзәк Татарстанда полилингваль, поликультуралы белем бирү моделе концепциясен эшләгән иде.т Аның нигезендә предметлартатарларга – татарча, русларга русча укытыла. Ә инде терминология татар телендә дә,рус телендә дә биреп барыла, өлкән сыйныфларда терминологияне инглиз телендә дә бирү күздә тотыла. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп өчен дә дәреслекләр эшләнде. Дәреслекләр, методик күрсәтмәләр, эш дәфтәрләреннән торган әлеге комплектлар татар һәм рус телләрендә. Беренче тапкыр татар телендә музыка һәм рәсем дәресләре өчен дә дәреслекләр әзерләнде. Ләкин Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны мәгариф системасына кертү эшен алып бармый. Ул проект башлангыч мәктәп белән тукталды. Булган дәреслекләр кулланылмый һәм экспертизага җибәрелми. Бүгенге көндә татар мәктәпләре дә музыка белән рәсем дәресләрен рус дәреслекләре нигезендә алып баралар. Алар татар мәдәниятенә нигезләнмәгән.


Казан шәһәрендә полилингваль һәм поликультуралы мәгариф принциплары нигезендә эшләүче өч мәктәп бар. Аларны тәмамлаучылар татар телен дә, рус телен дә, инглиз телен дә камил беләләр. Татар баласы предметларны татар телендә укысын, терминнарның русча әйтелешен дә белсен иде. Татар телен мәктәптәге татар теле генә саклый ала!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ