Логотип Магариф уку
Цитата:

30 август – Казан шәһәренә 1011 ел тулган көн  

Казан елъязмасы* Казаннан Япония башка­ласы Токиога нәкъ 6841 чак­рым. Аляскага – 6906 чак­рым. Төньяк полюс та әллә ни ерак түгел—3808 чакрым гына. Казаннан Мәккәгә – 3903 чакрым. Кытай башкаласы Пек...

Казан елъязмасы

* Казаннан Япония башка­ласы Токиога нәкъ 6841 чак­рым. Аляскага – 6906 чак­рым. Төньяк полюс та әллә ни ерак түгел—3808 чакрым гына. Казаннан Мәккәгә – 3903 чакрым. Кытай башкаласы Пекин бездән 5193 чакрым ераклыкта. Иң ера­гы – Америка башкаласы Нью-Йорк. Аңа бездән 8033 чакрым. Иң якыны Мәскәү, 792 чакрым гына.


*Казан каласы төньяк киңлекнең 55 градус 47 минут 18 секунд, көнчыгыш озынлыкның 49 градус 07минут 10 секунд угында урнашкан.


* Казан – океан өсте тигезлегеннән 60 метр 46 сантиметр биектәрәк утыра.


* Казан – Бөек ефәк юлы белән Төньяк кыйммәтле җәнлек тиреләре юлы кисешкән ноктага урнашкан.


* Археологларның тикшеренүләре Казанга моннан мең ел элек нигез салынуын ачыкларга мөмкинлек бирде. Иң зур табыш – чех тәңкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Германия галимнәре Кремльдәге археологик казынулар вакытында табылган бу акчаның сугылу датасын X гасыр ахыры – ХI гасыр башы дип билгеләде. Ә Чехиянең күренекле нумизматы (тәңкәләрне өйрәнү белгече) доктор Ярмила Хаскова аны тагын да төгәлләштерде: 930-940 еллар.


* Казан  борынгы карталарда Саstrama (Кастрама), Castarina (Кастарина) исемнәре белән билгеләнгән. График тамга гына куелып, исеме күрсәтелмәгән карталар да (1367 ел) бар. Ә инде XVI гасырда төшерелгән Герберштейн карталарына Казан бүгенге исеме белән кергән.


* Казанда барлыгы 600 ләп тарихи-мәдәни һәйкәл исәпләнә. Шуларның 75е Иске Татар бистәсендә урнашкан.


* 58 метр биеклектәге, җиде катлы Сөембикә манарасы – Казан Кремленең иң истәлекле һәйкәле – дөньяда сирәк очрый тор­ган авыш манараларның берсе. Ул 1 метр да 90 сантиметрга авышкан. Манара очына алтын ай 1990 елда куелды (аңарчы да, ягъни 1918-1935 елларда, манара очында ярымай торган). Кайбер тарихчылар Сөембикә манарасын Ка­зан ханлыгы чорыннан калган бердәнбер ар­хитектура истәлеге, ди. Икенче берәүләре исә аны рус һәм татар осталары тарафыннан XVII йөзнең икенче яртысы-XVIII йөзнең башын­да салынган, дип исәпли.


Фоторәсемнең чыганагы: http://www.kazantravels.ru/kazan-foto-tury-v-kazan/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ