Логотип Магариф уку
Цитата:

5 октябрьдә Россия психологлары Казанга җыела

Халыкара укытучылар көнендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргәдер инде дип уйлый күрмәгез тагын. Үзләренең мәртәбәле олы форумын – Россия психологлары җәмгыятенең VI съездын нәкъ менә Татарстаныбыз мә...

Халыкара укытучылар көнендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргәдер инде дип уйлый күрмәгез тагын. Үзләренең мәртәбәле олы форумын – Россия психологлары җәмгыятенең VI съездын нәкъ менә Татарстаныбыз мәркәзе – Казанда уздырырга ният кылган алар.


Россия психологлары катнашындагы шундый колачлы җыенның Казанда  әле тәүге тапкыр узуы. Бу – шулай ук В.Бехтерев, Е.Климов, В.Мерлин, Н.Пейсаров кебек дөньякүләм шөһрәт казанган психологларның исемнәре белән бәйле Казан психология мәктәбенә бирелгән югары бәя дә.


Россия психологлары җәмгыятенең VI съезды иртәгә УНИКС мәдәни-спорт комплексында пленар утырыш белән башланып китәчәк. Анда илебезнең 60 төбәгеннән 570 тән артык күренекле психологы катнашырга теләк белдергән. Якын һәм ерак чит илләрдән дә катнашучылар булыр дип көтелә. Әлеге форумны оештыручылар арасында Россиянең биш министрлыгы гына бар! Алар – Мәгариф һәм фән, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр, Оборона, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары. Мәртәбәле кунаклар арасында ЮНЕСКО каршындагы Халыкара псилогия фәне берлеге президенты Сазасивэн Купер һәм Россия Оборона министры Сергей Шойгуның кызы – Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының экстрен төстә психологик ярдәм күрсәтү үзәген җитәкләүче Юлия Шойгу да булачак.


Мәгълүм булганча, Россия психологлары җәмгыяте илебездә  иң эре фәнни һәм һөнәри оешмаларыннан берсе санала. Ул 1885 елда Мәскәү Император университетындагы психологик җәмгыятьтән башлангыч ала, 1957 – 1994 елларда шактый нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән СССР психологлары җәмгыятенең дәвамчысы да.


Илебез психологлары, шул исәптән мәктәп психологлары алдында да гаять җитди бурычлар тора. Әйтик, һәр мәктәпнең үз психологы булырга тиеш. Тиеш тә ... ә кайда соң? Ә аннары яшь буында миһербансызлык, сугыш чукмарлык кебек тискәре сыйфатлар каян калкып чыга да, җил исмәс борын кыенлыклар алдында каушап калып, кыйбласызга әйләнә соң бу замана яшьләре дип аптырыйбыз. Психологик тернәкләндерү, мәдәни-тарихи психология, психология теориясе һәм методологиясе өлкәләрендә дә уртага салып сөйләшердәй, хәл итәсе проблемалар шактый. Аннан килеп, 2019 елда Россия үзендә Европакүләм психологик конгресс үткәрергә җыена. Казанда үтәсе психологларның VI съезды үзенә күрә әлеге конгрсска әзерлек репетициясен дә хәтерләтер сыман.


Ч Ч

«Татар-информ» мәгълүмат агенлыгында бүген Мәскәү дәүләт университетының педагогик психология кфедрасы мөдире Александр Веракса, КФУның Психология һәм белем бирү институты директоры Айдар Кәлимуллин һәи әлеге уку йортының педагогик психология кафедрасы мөдире Лариса Баянова катнашында узган матбугат конференциясендә дә нәкъ менә Россия психологларының иртәгә ачылачак VI cъезды хакында сүз барды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ