Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ак калфак» бәйгесенең Гран-при иясе мәгълүм булды

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә Гран-прига “КФУның 2 нче татар гимназия”се укучысы Мәликә Мотыйгуллина лаек булды. Әлеге бәйгедә финалга чыккан кат...

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә Гран-прига “КФУның 2 нче татар гимназия”се укучысы Мәликә Мотыйгуллина лаек булды. Әлеге бәйгедә финалга чыккан катнашучыларны һәм Гран-прига, икенче, өченче урынга лаек булган лауреатларны Казан шәһәре Киров районының “4 нче гимназия-интернаты” гомуми белем бирү учреждениесендә бүләкләделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы яза.


Фото:  tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Бүләкләрне бәйге үткән “4нче гимназия-интернат”ның директоры Таһир Гыйззатуллин һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова тапшырдылар. Финалга чыккан кызлар Рәхмәт хатына ия булдылар. Гран-прига, икенче, өченче урынга лаек булган лауреатларга Диплом, чын ташлардан ясалган көмеш алкалар һәм кулдан чигелгән калфак бүләк иттеләр. Кадрия Идрисова һәр лауреатның ни өчен җиңгәне һәм жюри әгъзаларын ничек таң калдырганы турында сөйләде.


Гран-прига ия булган Мәликә Мотыйгуллинаны Кадрия Идрисова чын татар кызы дип атады. “Мәликәнең чәчләре матур итеп үрелгән, куелган, барысы да җиренә җиткерелгән. Бу балага гаиләдән мәхәббәт бирелгән. Әти ягыннан да, әни ягыннан да. Һәм Мәликә үзе дә дөньяга мәхәббәт күзе белән карый торган бала. Бөтен табигать матурлыгын үзенә сеңдерә торган бала. Аның елмаеп сөйләшүе, елмаеп мөрәҗәгать итүе... Иң беренче, бу балага матурлыкны күрә белергә өйрәткәннәр. Бу кызның яулаган зур җиңүләрен әйтеп бетерә торган түгел. Гомумән, бу балага салынган. Сөйләшү сәләте, аралашу сәләте, тыйнаклык, матурлык, булдыклык, барысы да бу балада бар”, - диде Кадрия Идрисова бүләк тапшыру тантанасында.


“Ак калфак” бәйгесенең лауреатлары – “Голос. Дети” проектының икенче сезоны финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм “Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназия” укучысы Хөснетдинова Алинә.


Әлеге премия “Татар хатын-кызларының халыкара мәгърифәте үсешенә керткән өлеше һәм әһәмияте” Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында тапшырылды.


“Татар-информ” хәбәрчесе чара үткән “4нче гимназия-интернаты” директоры Таһир Гыйззатуллин белән әңгәмә корды. Аның сүзләренчә, “Ак калфак” премиясе быел беренче тапкыр бирелде. “Безнең конференцияне Республика дәрәҗәсенә, ә соңыннан инде Россия дәрәҗәсенә күтәрәсебез килә. “Ак калфак” премиясе 9-11 сыйныфта укучы кызлар өчен каралган. Ул – быелгы конференциянең яңалыгы”, - диде Таһир Гыйззатуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ